
Гранат көзен-кышын иң популяр ризык булып санала. Аны табигый витаминнар комплексы дип саныйлар, һәм күпләр ул организмда тимер җитмәүне хәл итәргә сәләтле, дип ышана. Бу хакта нутрициолог Виктория Малеевага сылтама белән «Аргументы и Факты» газетасы яза.
Чынлап та гранатта тимер бар, әмма бик күп күләмдә түгел. Белгеч сүзләренчә, гранатның 100 грамм йомшагында бу микроэлемент нибары 0,3-0,4 грамм гына. «Гранат тимернең төп чыганагы түгел, әмма аның кыйммәте башка нәрсәдә. Грантта С витамины күп, һәм ул башка ризыклардагы тимерне үзләштерергә булыша», – дип аңлатты Малеева.
Тимернең көнлек ихтыяҗы – гел бер төрле генә сан түгел, һәм ул җенескә, яшькә, кешенең физиологик халәтенә бик нык бәйле. Нутрициолог аңлатканча, бала табу яшендәге хатын-кызлар өчен норма көненә якынча 18 мг, ә ир-атлар өчен якынча 8 мг, ә менә йөкле хатын-кызларга, яралгы дөрес үссен өчен, 27 мг кирәк. Димәк, бу кадәр ихтыяҗны бары тик гранат ашап кына каплап булмый.
Көнлек норманы ябар өчен күпме гранат ашарга кирәк соң?
«Әйтик, 100 грамм гранатта 0,4 мг тимер бар, ди. Хатын-кыз үзенә кирәкле 18 мг тимерне алсын өчен 4500 грамм, яки 4,5 кг гранат ашарга тиеш! Ир-атлар өчен бу сан азрак, әмма барыбер – 2 килограмм чамасы», – дип аңлаткан белгеч.
Нәтиҗәдә, гемоглобинны гранат ашап кына күтәреп булмый, һәм бу дөрес тә түгел. Моның кадәр күләмдә ризык ашкайнату системасына гаять зур йөкләнеш бирә һәм көндәлек рационда мөмкин хәл дә түгел.
