Диетолог Яңа елга ябыгуның нәтиҗәле ысулларын атады


Диетолог Яңа елга ябыгуның нәтиҗәле ысулларын атады


Урта диңгез һәм DASH диеталары Яңа елга кадәр ябыгырга ярдәм итәр. 2 ай эчендә кеше 4-8 килограммын югалта алачак. Бу хакта табиб-диетолог, терапевт Наталья Павлюк сөйләде, дип яза «Москва 24».

Аның сүзләренчә, ябыгуның төп элементы – туклануга чикләүләр кертеп, калорияләр кытлыгын булдыру. Хатын-кызларга, авырлыкны киметү өчен, белгеч көненә якынча 1300-1500 калория кулланырга киңәш итә, ә ир-атларга – 1800-2000. Шул ук вакытта табиб кыска вакытлы кырыс диеталарның файдасыз булуын да истә тотарга чакыра.

«Шуңа күрә дөрес туклануга күчәргә һәм аны даими тотарга тырышырга кирәк. Бу планда Урта диңгез һәм DASH диеталары идеаль. Алар көн саен күп итеп яшелчә һәм җиләк-җимеш куллануны күз алдында тота – якынча 300дән 500 граммга кадәр», – ди Павлюк.

Моннан тыш, ул рационга әче сөт продуктлары һәм бөртекле ярмалар өстәргә, шулай ук физик активлык белән шөгыльләнергә киңәш итә.

Иң катлаулысы дип, диетолог ябыкканнан соң авырлыкны саклауны атады. Белгеч моның өчен бәйрәмнәрдә даими рәвештә табын янында утырмаска киңәш итә, чөнки бу – ашказаны-эчәк трактына зур йөкләнеш бирә.

«Ашау 1 сәгатьтән дә артык дәвам итмәскә тиеш, аннары торырга, йөрергә, биергә кирәк. Тагын бер мөһим киңәш – ашауны бәйрәм табынындагы аксымлы ризыктан башларга. Бу, мәсәлән, пешкән кош ите, балык булырга мөмкин. Алар туклыклы, шуннан соң артык күп ашыйсы килми», – ди Павлюк.

 

Читайте нас:



Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www. youtube.com/user/tatarinform/


Диетолог Яңа елга ябыгуның нәтиҗәле ысулларын атады

Поделиться с другом

Комментарии 0/0


...
...

Пригласи друга на ZaBeRa и заработай!

Пригласи друга на ZaBeRa и заработай!

Начать зарабатывать

...