Музыкаль бәйгедә татар яшьләре ярышы: Моң булмаса, ихлас җырлау да җитә

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында музыкаль бәйгенең финалистлары фатирникта чыгыш ясады. Ә инде шушы финалистларның иң-иңнәрен без 26 апрельдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы янында «Мин татарча сөйләшәм»нең төп сәхнәсендә күрә алачакбыз.
Рәдиф Кашапов: «Ул хәтта ноталарга да эләкмәскә мөмкин, иң мөһиме – тере тавышка җырлау»
Фатирник музыкаль бәйгедә катнашучы музыкантлар өчен оештырылды.Новости СМИ2 Быелгы катнашучылар: Илнар Сибгатуллин, «Клондайк» төркеме, Рәдис Шәрифуллин, Азалия Хәбибуллина, Ләйлә Хафизова, Данил Сәйфуллин, Эльвина Туйгульдина, Мәликә Юнысова, Гүзәл Сабирова. Фатирникны «Идел» журналы редакциясе журналисты, шагыйрә Зөләйха Камалова алып барды.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы 26 апрельдә «Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсендә чыгыш ясарга теләүчеләрнең яңа җанлы музыка бәйгесен игълан иткән иде. «Үзең иҗат иткән җырны тере уен коралларына, минуска яки а`капелла башкарып, видеога төшерергә кирәк. Профессиональ камера яки телефон камерасы – аерма юк. Җыр сүзләрен татар классик шагыйрьләре иҗатыннан алу рөхсәт ителә һәм хуплана. Язмада тулы бер җыр булырга тиеш, өзекләр кабул ителми. Клиплар бәйгедә катнашмый», – дигән таләпләр куелган иде.
Бәйгене оештыручыларның берсе, музыкант, журналист Рәдиф Кашапов «Интертат» журналисты Зилә Мөбәрәкшинага нинди критерийларга карап башкаручыларны сайлап алулары турында сөйләде.
– Беренче тапкыр музыкаль бәйгене 2016 елда оештырдык. Ел саен тамашаның кабатлана баруын аңладык: кайсы музыкантны калдырырга, кайсын төшереп калдырырга соң? Шуңа да конкурс үткәрергә карар кылдык. Һәр башкаручы үзенең тере җырлавын видеоязмага төшереп, гариза җибәрә. Монда тамашачы да теге яки бу башкаручыны социаль челтәрләр аша сайлый ала, аннан соң, без дә аны сәхнәгә чыгару яки чыгармау турында нәтиҗә ясыйбыз.
Музыкаль бәйгегә хәлдән килмәслек «бөек» таләпләр куелмый. Кемдер Сабантуйдагы чыгышларын, кемдер клипларын җибәрә. Бу – «Мин татарча сөйләшәм»гә туры килми. Иң мөһиме – башкаручының тере тавышка җырлавы, ул хәтта ноталарга да эләкмәскә мөмкин. Быел без таләпләргә туры килгән барлык кешеләрне сайлап алдык.
Күрәбез, кайберләре әле җырның сүзләрен дә өйрәнеп бетмәгән, әмма чыгыш ясарга теләкләре бар. Шуңа күрә берничә тапкыр фатирник форматындагы концертлар булды. Миңа алар бик кадерле, чөнки барлык башкаручы бертигез шартларда чыгыш ясый, хедлайнерлар да юк.
«Моң, текст ягыннан нәрсәдер җитеп бетмидер, ләкин алар бөтен хисләрен биреп башкара»
Рәдиф Кашапов әйтүенчә, фортепианода уйнап җырлаучылар арта башлаган. Моңарчы мондый тенденция күзәтелмәгән.
– Бик күп кызлар музыка мәктәпләрендә укый, уен коралларында уйный белә, шигырьләр яза, нигә алар күп түгел икән? – дип, еш уйлана идем. Хәзер фортепианода уйнап җырлаучылар арта бара, бу күренешкә куанам.
Фатирникта төрле формат, төрле җырлар булды, рэп укучылар да бар. Башкаручылар беренче адымнарын ясаса да, җырлары начар түгел. Моң, текст ягыннан нәрсәдер җитеп бетмидер, бәлки, ләкин алар чын күңелдән, бөтен хисләрен биреп, ихластан чыгыш ясый. Минемчә, бу кешеләр алга таба да үсәр.
Башкаручыларга беркадәр ярдәм кулы сузып, аларны күзәтеп барырга тырышачакбыз. Һичьюгы, 1-2 җыр белән генә чикләнмәсеннәр иде. Кайбер кеше: «Мин 3 җыр яздым, чараларга чакырыгыз», – ди. «20 җыр язып карагыз», – дим. «Талантлымы соң мин?» – дип, баштан үз-үзеңә шикләнеп карарга кирәктер», – диде Рәдиф Кашапов.
Рэпер Илнар Сибгатуллин: «Татар рэпы бар, ул яшәргә тиеш!»
Әлмәттән «Айгыр» тәхәллүсе белән чыгыш ясаучы Илнар Сибгатуллин татарча рэпны үстерергә хыяллануын әйтте.
– Татар рэперлары бар, ләкин аларны кешегә тәкъдим итү мөмкинлеге юк. Татарча рэп та бар, аны бары тик үстереп, иҗат итеп, кешегә күрсәтергә тырышырга кирәк. Шул максат белән музыкаль бәйгедә катнаштым. Татар рэпы булсын, ул яшәргә тиеш, минемчә. Татар рэпы танылырга, яңгырарга лаеклы.
«Иттифак» төркеме чыгышларын бары тик видео язмалардан гына караганым бар. Тере чыгышларын күрмәдем, ул вакытта әле мин кечкенә идем. Алар – бер дулкын, кызганыч, хәзер инде чыгыш ясамыйлар. Хәзер без – икенче, яңа дулкын буларак килербез.
Кечкенәдән үк рэп тыңлап үстем. Башта – инглиз телендә, 2015 елда кызыклы альбомнар чыккач, русча рэплар белән дә кызыксынып киттем. Аннан соң, бер дустым «Иттифак» татар төркеме барлыгын әйтте. Шуннан татарча рэп белән таныштым, аны бер күренеш буларак кабул иттем.
2021 елда «Сәләт – Биләр» каласы аланы директоры итеп билгеләделәр. «Үземнең» аланыма җыр язарга таныш кешеләр таба алмадым. Шуннан, татар телендә рэп иҗат итәргә мәҗбүр булдым. Тимур Тарасов белән чыгыш ясадык, икебез җыр булдырдык. Халык ошатты, шәп килеп чыкты. Сәләтем бар икән, нигә әле моны дәвам итмәскә, дигән фикергә килдем. Үзеннән-үзе башланып китте. Менә инде 2 ел тирәсе үзем өчен җырлар язам.
Зур планнар юк, әмма хыяллар бар. Хыялым – төрле кешеләр белән мөмкин булганча күбрәк коллаборацияләр ясау. Үзең кызыклы әйбер булдырмасаң, беркемнең дә синең белән эшләргә теләге тумас. Максатым – сәләтемне арттырып, төрле кызыклы татар башкаручылары белән җырлар язу, башкару, – диде музыкант.
Рәдис Шәрифуллин: «Мин татарча сөйләшәм»дә музыкаль белеме булмаганнар да чыгыш ясый»
Сабадан Рәдис Шәрифуллин әйтүенчә, акциянең төп сәхнәсендә музыкаль белеме булганнар да, белеме булмаганнар да катнаша ала. «Миңа ошаганы – шул», – ди ул.
– Фатирникта катнашкан барлык кешеләрнең чыгышларын күрдем, барысы да талантлы, тамашачы буларак, барысын да «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең төп сәхнәсендә күрергә теләр идем. Бәйге булгач, үзенең таләпләре була. Санаулылар гына сәхнәдә чыгыш ясый. Бу – минем өчен иң беренче ярыш, финалда булуыма, катнашуыма шатмын. Кеше алдында җырлап карау – минем өчен зур адым, имтихан.
Мәктәптә укыганда ук чыгыш ясый башладым. Профессиональ дәрәҗәдә эшләгәнем юк иде. 2022 елдан җырлар яздырам, 2 җырым бар. Музыка белән шөгыльләнү – хобби кебек. Бу шөгыльне дәвам иттерәсе килә.
«Мин татарча сөйләшәм» акциясе күптәннән бара, ләкин мин аннан читтәрәк йөри идем. Иптәш кызым андагы чаралар белән бик кызыксына һәм катнаша, өченче ел рәттән миңа да музыкаль бәйгедә катнашып карарга тәкъдим итте. Быел, ниһаять, ризалык белдердем һәм үземне сынап карарга булдым, – диде егет.
Пермь краеннан Эльвина Туйгульдина: «Татар җырларын таныту, татарча җырлау теләге зур»
Пермь крае Барда районында туып үскән Эльвина Туйгульдина татар җырларын танытырга, татарча җырларга теләге зур булуын әйтте.
– 18 яшемдә Казанга килдем. Баштан театр училищесын, аннан соң институт тәмамладым. Хәзерге вакытта Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан дәүләт музыка училищесында вокал юнәлешендә укыйм. Моннан тыш, вокал дәресләре укытам. Татар әдәби телендә матур итеп сөйләшә белмәсәм дә, татар җырларын таныту, татарча җырлау теләге бар. Халык җырларын да, үзем иҗат иткән җырларны башкарасым килә.
Гүзәл Уразова, Чулпан Йосыпова, Мәсъгут Имашев һәм тагын бик күп танылган композиторлар, шагыйрьләр, иҗат кешеләре – Пермь якларыннан. Безнең якларда яшьләр арасында хәзер дә җыр белән кызыксынучылар, татарча, русча җырлаучылар бар. Алар күбрәк музыка мәктәпләрендә шөгыльләнә.
«Мин татарча сөйләшәм» акциясен күптәннән ишетеп беләм, әмма ул музыкаль бәйге белән бәйле дип уйламадым. Үземнең җырымны быел гына яздым. Курсташым Мәликә Юнысова әлеге бәйге барлыгын әйтте дә, «Ишет» дигән җырымны видеога яздырып җибәрергә булдым. Фатирникта катнашып, үземне аудитория алдында сынап карадым. 26 апрельдә «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең төп сәхнәсендә чыгыш ясарга теләгем зур, – диде җырчы кыз.
Тукай районыннан музыкант Данил Сәйфуллин: «Кешеләрне татарча сөйләшергә әйдәү мөһим»
Тукай районында туып үскән «Дансай» тәхәллүсе белән чыгыш ясаучы Данил Сәйфуллин «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең музыкаль бәйгесендә өченче ел катнаша, һәм ул бары тик быел гына финалга үтә алган.
– Видеоязмаларымны җибәрә идем, ләкин кайтавазлар килмәде. Күңел төшмәде, шуңа да бәйге инде ул. Быел музыкаль бәйгегә инде гариза җибәрмәм, дигән идем, әмма дустым Аделина Ибатуллина зур этәргеч бирде: «Сәләт» йортына чакырып, җырлаганымны видеога төшереп, гариза тутырып җибәрдек. «Яшәргә бу дөньяда» җыры белән катнаштым.
«Мин татарча сөйләшәм» акциясе оештыручыларына рәхмәтлемен. Чыннан да, кешеләрне татарча сөйләшергә әйдәү мөһим. Татар теле, кызганыч, кулланылыш даирәсендә кими бара. Рус теле дөньябызга үтеп керә. Туган телебезне оныттырмау максатыннан оештырылган әлеге акция булырга, яшәргә тиеш. Россиядә сан буенча икенче урында торган татарлар туган телләрен онытмаска тиеш. Иҗатымны татар телендә алып баруымның бер сәбәбе дә – шул.
Музыка мәктәбендә 5 ел укыдым һәм Казанга югары белем алырга килдем. Эколог белгечлегенә укыйм, ләкин иҗат берничек тә комачау итми. 2022 елдан җырларым чыга башлады. Хәзерге вакытта биштән артык җырым бар: «Моңсу», «Нигә мин ялгыз?», «Ярат мине, ишет тавышны», «Яшәргә бу дөньяда», «Мин адашам» һ.б. Җыр текстларын шомартырга, үзенчәлекле аранжировкалар ясарга тырышам.
Сабантуй кебек зур мәйданчыкларда, «Сәләт – Биләр» форумында күп тапкырлар чыгыш ясаганым булды. Әмма Казанның зур сәхнәләрендә әлегә чыгыш ясаганым юк. «Мин татарча сөйләшәм» акциясе шәһәрнең үзәгендә була, кем белә, бәлки, Казан сәхнәсендә дә чыгыш ясарга насыйп булыр. Бик өметләнеп калам, – диде музыкант.
«Мин татарча сөйләшәм» акциясе 26 апрельдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы янында була. «Мин татарча сөйләшәм»нең төп сәхнәсендә чыгыш ясар өчен финалистларны сайлап алачаклар. Яшьләргә уңышлар теләп калабыз! Ә иң мөһиме – иҗат итүдән туктамагыз.