Солтан Салиев: «Яшел төсне татар төсе итеп күз алдына китерү – каян килгән стереотип ул?»


Солтан Салиев: «Яшел төсне татар төсе итеп күз алдына китерү – каян килгән стереотип ул?»


Солтан Салиев – танылган модельер, милли кием дизайнеры, Евразия этнодизайнерлары ассоциациясе вице-президенты. Ул, Вячеслав Зайцев белән Валентин Юдашкиннар белән беррәттән, Мәскәү дизайнерлары берлеге премиясе лауреаты да. Солтан Салиев белән аны милли киемнәр дизайнеры һөнәренә китергән тамырлары, милли костюмнар буенча бүгенге вазгыять турында фикер алыштык.Новости СМИ2 Чигешле түбәтәйгә һәм милли костюмнарда кулланылган яшел төскә дә үз мөнәсәбәте бар аның.


Солтан Салиев: «Яшел төсне татар төсе итеп күз алдына китерү – каян килгән стереотип ул?»


Солтан, гүзәл кызларыбыз зур кунакларны, шул исәптән, БРИКС кунакларын да, чәкчәк белән, сезнең костюмнардан да каршы ала икән бит. Сезгә моны күзәтеп тору ниндидер бер ләззәт бирәме?

Республикага килгән зур кунаклар Татарстан җиренә аяк баскач, иң элек матур милли киемнәрдән киенгән кызларыбызны күрә. Бу – республиканың йөзен билгели. Әйе, БРИКС кунакларын каршылаганда, минем эскизлар буенча тегелгән костюмнар бар иде. Универсиадада да кунакларга һәм җиңүчеләргә бүләкләрне минем эскизлар буенча тегелгән костюмнарны кигән кызлар алып чыкты. Су спорты төрләре буенча халыкара турнирда да кунакларны каршы алучыларда минем костюмнар иде. Аларның эскизлары Россиядә генә түгел, Франциядә расланды. Хәзер ул костюмнар Милли музейда саклана.


Солтан Салиев: «Яшел төсне татар төсе итеп күз алдына китерү – каян килгән стереотип ул?»


Фото: © Солтан Салиевның шәхси фотоархивыннан

Республиканың беренче затлары катнашында үткән бүләкләү тантаналарында да, милли киемле кызлар катнашкан башка төрле очрашуларда да үз костюмнарымны таныйм. Миңа шалтыратып: «Ой, Солтан, бу бит – синең костюмнар», – диюләре күңелгә рәхәтлек бирә. Димәк, мин республика казанышларына үз өлешемне керткәнмен.

Мин бик күп халыкара чараларга йөрим һәм, табигый ки, Татарстанны тәкъдим итәм. Минем белән таныштырганда, «Россия, Татарстан, Казан» дип игълан итәләр. Минем өчен бу – әһәмиятле, чөнки мең кат кабатлый алам: мин Казанны бик яратам. Бу – минем шәһәрем. Монда күченеп килүебезгә бер генә дә үкенгәнем булмады.
Солтан Салиев: «Яшел төсне татар төсе итеп күз алдына китерү – каян килгән стереотип ул?»


Фото: © Солтан Салиевның шәхси архивыннан

Солтан, үзегезнең Казанда килү тарихын сөйләгез әле, ялгышмасам, сез – тамырларын эзләп читтән кайткан һәм тормышын өр-яңадан башлаган татар улы бит, әйеме?


Мин Кыргызстанда тудым. Минем анда барысы да җайга салынган иде. Монда килгәч, яңадан гап-гади конструктор дәрәҗәсеннән башладым һәм хәзерге статусыма басмалап-басмалап күтәрелдем.

Әйе, тамырларым биредә. Әтиемнең нәсел җепләре Башкортстанның Туймазы якларына барып тоташа. Әнием ягыннан тамырларым – Казаннан ерак та түгел Чүпрәле районының Кәкерле авылыннан. Бабам хәлле кеше булган: җәен иген иккән, кышка кергәч сәүдә иткән. Бөтен Урта Азияне әйләнеп, Һиндстан белән Кытайга кадәр барып җиткән. Ефәк юлы буйлап йөргән инде – бер җирдән алган да икенче җирдә саткан. Кулакларны сөрү вакытында качып өлгергән: «Төнлә сезне алырга киләчәкләр», – дип хәбәр килгәч, гаиләсен арбага төягән дә чыгып киткән. Башта алар Грозныйга тукталып, беркадәр вакыт шунда яшәгәннәр, аннары Урта Азиягә килеп урнашканнар.

Хәзер Чүпрәле якларында туганнарыбыз да калмаган инде. Нәсел фамилиясе Миңнеалимовлар булган. Ике бертуганның берсе Минаев, берсе Алимов булып язылган – шулай итеп эз югалтырга тырышканнар. Әни линиясе буенча мин белгән нәсел тарихы шулайрак.

Союз таркалып буталышлар башлангач, бик күп дусларыбыз-танышларыбыз Кыргызстаннан күченеп китә башлады. Мин ни өчен икәнен дә әйтә алмыйм – тормыш начар түгел иде: җылы климат, тәмле ризык. Халыкны туздырып ату кемгәдер кирәк булгандыр инде... Бу – безгә дә Татарстанга кайтып урнашу өчен бер этәргеч булды.

Әти-әниеңнең тамырлары булган якларны йөреп чыктыгызмы?

Әлбәттә. Без күченүгә бик җитди карадык. Машинага утырып чыгып киттек тә, кайда урнашачагыбызны хәл итү өчен туганнарыбыз яшәгән бөтен җирләрдә булдык. Әни нык итеп: «Казанның киләчәге бар, бик тотрыклы шәһәр», – диде. Чөнки Чүпрәле районы янәшәсендә генә булган Ульяновск шәһәрен дә караган идек. Әни сүзен тыңлап Казанны сайладык һәм беркайчан да үкенмәдек.

Бу вакыт сез бала идегезме әле?

Юк инде. 2001 елда күченеп килдек. Мин ул вакытта Кыргызстанда билгеле 28 яшьлек дизайнер-модельер идем...

Ә монда ничек каршы алдылар билгеле модельерны?

Катлаулы һәм аңлаешсыз чор булды ул. 2000 елда Казанга кайтырга җыенып йөргәндә, тегү фабрикаларын караштырып узган идек. Ул чакта «Ильдан-Лик» мода театры бар иде – хәтерлисезме икән? Мин Казанга белемем турындагы документларны һәм төрле конкурсларда җиңүләрем турында мәгълүмат, шулай ук, яңа коллекциямне дә алып килгән идем. Баш инженер шунда ук: «Бездә эшләрсез», – диде. Әмма 1 елдан, без күченеп килгәндә, фирмадагы вазгыять үзгәреп, мин планлаштырган эш юкка чыккан иде: җитәкчелек алышынган, барысы да таралган-тузган. Мине алырга вәгъдә иткән баш инженер да эшләми иде инде. Эш эзләп, «Желтые страницы» дигән калын телефон белешмәлеген актара башладык һәм «Киемнәр Данлы» фабрикасының телефон номерларын таптык. Портфолиомны күргәч, алар мине шунда ук эшкә алдылар. Ул вакытта күп фабрикалар таркалган, Казанда «Киемнәр Данлы» белән ирләр киеме тегүче «Адонис» кына аягында нык басып тора иде. «Киемнәр Данлы» фабрикасында мин искиткеч коллективка килеп эләктем, бу – миңа зур мәктәп булды, аларда зур тәҗрибә алдым...


...мөгаен, танышлыклар да.

Әйе, мөһим танышлыклар да. «Мисс Татарстана» оешмасы җитәкчесе Изольда Сахарова белән шунда таныштым. Без хәзергә кадәр дус яшибез, хезмәттәшлек итәбез. Мин 15 ел чамасы «Мисс Татарстана» конкурсының рәсми дизайнеры булып торам. Бу – минем өчен киләчәгемә этәргеч ясаган танышу булды.

Мин бит Казанга буш килмәдем – әзер коллекциям бар иде. Мин Казанга килгән елны ук «Мисс Татарстана-2001» конкурсы финалисткалары сәхнәгә минем күлмәкләрдән чыктылар. Изольда Генриевна миндә талант күргәндер. Башта конкурсның дизайнеры идем, аннары костюмнарны үзем әзерләп тә бирә башладым.

Рәсми затларны каршы алу өчен татар милли костюмнарын ясау тәкъдиме белән дә 2008 елда Изольда Генриевна чыкты. Бу – җылы өс киемнәре иде. Без аны башкарып чыктык, һәм ул бик уңышлы булды дип уйлыйм, чөнки хәзергә кадәр кулланыла.
Солтан Салиев: «Яшел төсне татар төсе итеп күз алдына китерү – каян килгән стереотип ул?»


«Мисс Россия» конкурсында «Иң яхшы милли костюм» номинациясендә җиңгән костюм

Фото: © Солтан Салиевның шәхси фотоархивыннан алдынды

Минем костюмнар белән кызларыбыз «Мисс Мира», «Мисс Вселенная» конкурсларында чыгыш ясады. «Мисс Мира» конкурсында минем стилизацияләнгән костюмым 2010 елдагы иң яхшы милли костюмнар бишлегенә керде. Безнең Ирина Шәрипова «Мисс Татарстан» бәйгесендә җиңде, аннары Россиядә вице-мисс булды. Ирина «Мисс Мира» конкурсында Россияне татар костюмында тәкъдим итте. Минем өчен бу – зур «текә» җиңү иде. 2022 елда безнең кызыбыз «Мисс Вселенная»га барганда Россияне татар костюмында тәкъдим итте.


«Хәлле гаиләдә үскән әбинең затлы чулпыларын да, читекләрен дә хәтерлим»

Сезнең Казандагы хезмәт биографиягезне дәвам итеп, «Данлы»да эшләгән чорыгызда тукталган идек. Аннары?

1 ел эшләгәч, аннан китүем җитәкчелекне бераз кыен хәлдә калдырды. Алар мине китеп барыр дип уйламаган. Ләкин хезмәт хакы бик аз иде. Хәзер саннарын хәтерләмим, әйтик, мин 50 доллар хезмәт хакы алсам, фатир өчен 100 доллар түли идем. 1 ел эчендә мин 3 җирдән эшкә чакыру тәкъдиме алдым. Мине бер туй салонына, бер фирмага һәм тагын кемдер чакырды. Мин шул фирманы сайладым. Алар мине перспективалары белән дә, гамәлгә куючы итеп алабыз, дип тә кызыктырдылар.

Алар нәрсә белән шөгыльләнә иде?

Көндәлек заманча хатын-кыз киеме җитештерүче «Елена Росса» фирмасы иде. Мин дизайнер-конструктор булып эшләгәндә, аларның сәүдәсе яхшы барды. Киемнәре бөтен Россиягә чыкты. Иртән теккәнне кич оптовиклар килеп алып китә иде.

Россиядә тегелгән киемнәр яхшы сатылдымыни?

Әйе. Ул вакытта хәзерге кебек зур сәүдә үзәкләре юк иде. Безнең продукция Ульяновскида, Мәскәүдә, Калининградта сатыла иде. Аннары бу фабрика белән юллар аерылып, мин үз эшемне ачтым.

Күңелсез була башладымы әллә әлеге дә баягы акча мәсьәләсеме?

Миңа мөнәсәбәт бик яхшы иде, хезмәт хакым да начар түгел. «Балык башыннан чери» дигәндәй, җитәкчелек дөрес түгел адымнар ясый башлады. Теләсә кайсы производствога үсеш өчен акча кертергә кирәк. Ә монда җитәкчелек акчаны ял итергә, үзләренә артык бер машина алырга тота башлады. Бу – производстводагы өзеклекләргә китерә иде. Без аннан 3 кеше аерылып чыгып, үз остаханәбезне ачтык. Тора-бара, бөтенләй таралыштык. Чөнки уртак эштә һәр кеше үзен башкалардан күбрәк эшләгән, күбрәк хезмәт куйган дип саный. Мин хәзер үз мастерскоемны ачтым һәм үз җаема эшлим.

Ничә ел кирәк булды Казанда үз эшегезне ачарга?

10 ел. Хәзер үз клиентларым бар. Мине беләләр, таныйлар.

Клиентларыгыз – Казан байларымы?

Төрлесе бар. Акчалы кешеләр дә килә, корпоратив заказлар да була. Быел яңа ачылган бер ресторан белән эшләдек – персоналны киендердем. Алар миллилеккә нәзәкәтле якын киләләр – татар образының затлы эстетикасы бар.


Бездә бит күп җирдә милли киемнәр комплекста булмый: баш киеме аерым, өс киеме аерым, читек бөтенләй башка төстә.

Махсус дизайнерлар белән эшләү мөмкинлеге булмаган, әмма милли киемнәрдән киенәсе килгән андый кешеләргә нәрсә киңәш итәсез?

Бөтенесен тәңгәл китерә алмыйсың икән, калфак ки дә – җитте. Ә бездә, нигәдер, бөтенесе бергә кирәк. Хәтта сәхнә киеме белән көндәлек киемне дә бутыйлар. Аның һәрберсендә үз пропорцияләре булырга тиеш. Болар мине бераз борчый. «Печән базары»нда матур гына киенеп килүчеләрне күреп сөенәм. Тамырлар тарта. Кайдан икәнлегебезне белмәсәк, киләчәгебез юк.

Солтан, сез Кыргызстанда татар костюмында үсмәгәнсездер бит инде? Монда килгәч өйрәндегезме?

Әниемнән күчкән ул миңа. Әнием– Казанда Сәүдә институтын тәмамлаган товаровед. Бирегә еш кына командировкаларга килеп, миңа китаплар-журналлар, үзенә, әбиләргә, туганнарга чигешле чүәкләр алып кайта иде.

Мин бит әле әбиләр белән үстем – алардан да күп нәрсә өйрәндем.

Әбиләрегезнең борынгыдан калган бала итәкле күлмәкләре дә бар идеме?

Берсенең тәгаен бар иде – яхшы хәтерлим. Бездә әби-бабайларның матур киемле фоторәсемнәре күп. Бабайның затлы түбәтәй кигән, кул таягы тоткан фотолары сакланган. Аның зәвыгы да, затлы кием алу мөмкинлеге дә булган. Хәлле гаиләдә үскән әбинең затлы чулпылары да, читекләре дә бар иде. 2018 елда булса кирәк, мин үземә кара күн читекләр алдым. Әби моны күргәч: «Мондыйны байлар гына кия ала иде, болар бик кыйммәт тора бит», – диде. Әби озын гомер кичерде – 100гә җитеп вафат булды. Миндә ул сөйләгәннәр аудиоязмаларда сакланып калды. Балачагында әтисе белән арбага утырып ярминкәләргә йөрүен хәтерли. Әтисе сәүдә иткәндә яки нидер алганда үз кирәген дә сораган – чөнки ул әтисенең яраткан кадерле кызы булган.

Әбинең хәтере гаҗәеп иде. Бервакыт минем янга бер танышым килде – чуваш кызы. Без сөйләшеп торганда, әби яныбызга керде, мин аны кунак кызы белән таныштырдым һәм, сүз уңаеннан, аның Чувашиядән булуын да әйттем. Әби ул кызга чуваш телендә дәште. Авылда чакта алар күршесендә чувашлар яшәгән. Әбигә 6-7 яшендә алар авылдан киткән, ә 88 яшендә шушы телне исенә төшерде. Алар үзара чуваш телендә сөйләшеп тә алдылар. Бәлки, ул примитив дәрәҗәдә булгандыр, әмма сөйләштеләр бит! Әбинең ике абыйсы күченеп йөргән вакытта Грозныйда үлеп калган – әби алар турында да сөйли иде. Быел Грозныйга барырга туры килгәч, андагы Җәмигъ мәчетенә кереп, шул абыйлары рухына догалар укыдым.


Минем ике әби дә тегә белә иде. Икесенең дә яхшы тегү машиналары бар иде. Әти ягыннан әбием профессиональ тексә, әни ягыннан әби үзе өчен текте. Әти ягыннан әбием мин рәсемен ясаган киемнәрне тегеп бирә иде.

Кечкенә чактан ук матур киенеп үстегез алайса?

Әйе. Минем өчен тышкы кыяфәт һәрвакыт зур роль уйнады. Әни безнең матур киендерергә тырышты: киемнең төсләре дә ярашып, безгә килешеп торырга тиеш иде. Сәүдә өлкәсендә эшләгәч дефицит товарларын да таба ала иде. Шуңа да без сыйфатлы дефицит киемнәрдән йөрдек. Болар барысы да балачактан сеңгән, без башка төрлесен күрмәгән.

«Соңгы коллекциям – балаларга, оныкларга мирас итеп калдырырлык хәзинә»

Казанда татар милли киеме буенча актив эшли башлагансыз. Шәхсән үзегез татар милли киеменә нинди яңалык кертә алдыгыз, дөресрәге, нәрсә эзләп таптыгыз?

Минем алда тарихи костюм күрсәтү максаты тормый. Без милли костюмны 100 процентка кире кайтара алмыйбыз. Беркайчан да! Гасыр дәвамында без аннан киткәнбез һәм кире кайтмаячакбыз. Хәзер бит бөтенләй башка тормыш: андый күлмәкләр белән машинага утыруы да уңайсыз. ХХ гасыр башында ук милли кием үзгәрә башлады бит – әйтик, татар кызы икәнлеген күрсәтеп тора торган нәни генә калфакчык, яки нәни генә изү элементы. Хәзер без шушы элементларны бүгенге көнгә яраклаштырырга һәм киләчәккә алып барырга тиешбез. Бу кечкенә атрибутлар белән татар бизәкләре ясаучы дизайнерларыбыз бар.


Солтан Салиев: «Яшел төсне татар төсе итеп күз алдына китерү – каян килгән стереотип ул?»



Минем соңгы милли коллекциям дә уникаль дип саныйм. Ул «Кызлар хыяллары» дип аталды. Билгеле булганча, татар костюмының шәһәр һәм авыл юнәлеше бар. Минем яңа коллекциямдә шушы авыл күлмәге белән шәһәр образлары катышкан, моңарчы алар аерылып тора иде. Мин татар костюмының барлык мәгънәгә ия элементларын ювелиркада башкардым. Сөембикәнең баш киемен картиналарда күргәнегез бардыр – менә шуны ювелир бизәнү әйбере итеп эшләдек.

Моннан 1 ай элек бер музейдан әлеге коллекциянең бер өлеше булган челтәрле изүне сатуымны сорап яздылар.

Татарстан музеедыр бит?

Юк, һәм бу – бик гаҗәп. Гомумән, коллекцияләремне алырга теләүче заказчыларның күбесе Татарстаннан читтә. Мин әлегә ризалыгымны биреп җавап язмадым.

Бу бит – теләсә нинди киемне бизи алырлык ювелир изү. Моны гади генә киҗе-мамык тукымадан тегелгән күлмәк белән дә киеп була. Теләсә нинди образны татарчага әйләндерә – килешәсезме? Бер татар шагыйрәсе алган иде...

Моның бәясе ай-һайдыр.

Әйе, ләкин ул – бер көнлек әйбер түгел. Балаларга, оныкларга мирас итеп калдырырлык хәзинә. Минем соңгы ноу-хау шушы инде. Ул көмеш, мельхиор һәм латунь кушылып эшләнгән. Мондый коллекция булганы юк иде, күргәнем булмады. Шуңа музейның кызыксынуы табигый.

Сез хәзер аны Мәскәү музейларының берсенә сатсагыз, бу Казанда бөтенләй булмаячакмыни?

Казанда 2 клиентымда бар. Алар үзләре өчен сатып алдылар. Бу бит – теләсә нинди образны бизи торган элемент.

Мәдәният министры Ирада Хафизҗановнада да юкмыни? Ул бит милли аксессуарларны бик зәвыклы кия. Сездә шундый уникаль әйбер барын беләдер бит?

Белә инде.
Солтан Салиев: «Яшел төсне татар төсе итеп күз алдына китерү – каян килгән стереотип ул?»



«Мисс мира» конкурсында «Иң яхшы милли костюмнар» бишлегенә кергән костюм

Фото: © Солтан Салиевның шәхси архивыннан

«Җырчыларга зәвыксыз костюм теккән модельерлар нигә дөресен әйтми икән – аңламыйм»

Зәвык дигәннән, зәвыксыз киемнәр дә искә төшә. Бигрәк тә, татар эстрадасында. Шәхсән минем өчен иң соңгы зәвыксызлык үрнәге – бер җырчы ханымның сәхнә ыштаны булды. Сез эстрада белән эшлисезме?

Филүс Каһиров, Фирдүс Тямаев белән дә эшлим. «Казан егетләре» белән эшләдем. Ул вакыт әле Артур белән Марат та бар иде. Алар таралышкач, киемнәрне яңа составка яраклаштырдык.

Хәзер эстрада артистларының бөтенесе белән дә эшләмим. Бөтен «йолдызлар» да намуслы түгел чөнки. Алар арасында заказ биреп тә эш өчен түләмәүчеләр булды, хәзер, эшләсәм дә, алдан килешүләр төзеп кенә эшлим.

Тавыш чыгармадыгызмы?

Мин тавыш чыгарырга яратмыйм. Аларның намусында калсын. Иң мөһиме – мин беркемгә дә бернәрсә дә тиеш түгел. Минем позициям шундый. Алар бит, бер түләмичә калдыргач, миңа кабаттан килә алмыйлар.

Намус ягыннан аңлашылды. Кием буенча эстрадага мөнәсәбәт?

Хәзер уңай якка үзгәрешләр бар, дия алам. Бәлки, бу Илсөя Бәдретдиновадан башлангандыр – ул үз концертларына җитди карый – дизайнер Алинә Бәдретдинова белән эшли. Киемгә акча кысмый. Аның өчен акчаны янда калдыру түгел, матур картина һәм нәтиҗә мөһим. Ул үз костюмнарын гына түгел, коллективныкын да алмаштырып тора. Бу – чыннан да матур. Без бер «йолдызның» гына түгел, бөтен команданың эшен күрәбез.

Ә зәвыксыз сәхнә киемнәренә килгәндә, җырчылар бит алар модельерга ниндидер костюм күрсәтәләр дә, миңа шундый кирәк, ләкин моннан ябасы, моннан томалыйсы, диләр. Профессиональ булмаган модельерлар алар сораганны тегә дә бирә, шуңа шундый сәер киемнәр килеп чыга. Минем гомеремдә дә андый үтенеч буенча кием теккәнем булмады. Миңа оят булыр иде.

Җырчыларга зәвыксыз костюм теккән модельерлар нигә дөресен әйтми икән – аңламыйм. Җырчы нәрсә теләмәс – башны эшләтергә кирәк. Модельер эстетик яктан матур һәм затлы-кыйммәтле күренгән костюм тегәргә тиеш.


Сез эскизларны карандаш белән кәгазьгә ясыйсызмы?

Әйе. Электрон вариантка күчәргә мин карт инде, кул белән ясалган эскизлар җанлы кебек. Мин бит Казан мәдәният институтында да укытам. Студентларымның айпадта эшләвен күрәм дә, миңа да шулай эшләргә өйрәнергә кирәк, дим. Әмма анда ясалган тере кебек түгел. Шулай да укучыларымның эшләрен һәртөрле вариантта да кабул итәм.

Гафу итегез, ул кәгазьләрне саклыйсыз дамы?

Кайсыдыр саклана, кайсыдыр сакланмый. Кайчакта унар ел сакланган эскизларга карыйм да, боларның бит костюмнары бар, нигә саклыйм соң мин аларны, дип уйлап куям. Эштәгесен-өйдәгесен – барысын да җыйсам байтак җыеладыр.

50 яшьлегегезгә альбом чыгарырга уйласагыз...

50 тулды инде. Альбом чыгармадым.

Алга таба да юбилейлар булачак бит. Альбом турында уйланасызмы соң?

Миңа Мәдәни ресурслар үзәге директор урынбасары Гөлназ Марсовна да: «Эшлик, эскизларыңны җый», – дип әйтеп тора. «Ярар», – дим дә, кала. Эшкә килгәч тә эшкә тотынам, эскизларны барлап йөрергә онытыла. Кичә «монографиягезне чыгарабыз» дип яздылар.

Мәдәни ресурслар үзәгемени?

Юк шул, алар түгел. Алар катнашуын да телим.
Солтан Салиев: «Яшел төсне татар төсе итеп күз алдына китерү – каян килгән стереотип ул?»


Кипр фотосессиясе

Фото: © Солтан Салиев фотоархивыннан

«Кәгазь эше аз булачак, дигәч кенә укытырга ризалаштым»

Костюмнарыгыз белән халыкара кунакларны каршылыйлар, ә сезнең мактаулы исемегез дә юк.

Юк шул. «Атказанган сәнгать эшлеклесе» исемен бирсәләр ярар иде, әлбәттә. Мине бит читтә күбрәк беләләр. Мактану дип кабул итмәгез, мисал өчен дип әйтүем, мин – Мәскәү дизайнерлары берлеге премиясе лауреаты. Андыйлар 34 кеше, һәм алар арасында Зайцев белән Юдашкин бар. Ягъни, мин бөтен җирдә бар, монда – юк. Эшчәнлегемнең Татарстанда бәяләнүен бик теләр идем. Бу мәсьәләдә элек бераз уңайсызлык бар иде, хәзер мин тыныч.


Кайберәүләр кебек «аяк астында буталмыйсыздыр».

Юк. Әйе, аңлыйм, гел күренеп йөргәннәргә пиар да тия, «ризык» та эләгә. Кайчакта төрле чараларга мине шәхсән чакырсалар да, исемлеккә башка фамилия эләккән чаклар була.

Әмма мин – бәхетле кеше, чөнки яраткан эшем белән шөгыльләнәм. Хатыным да шулай ди. Эшеңә яратып йөрисең, син бәхетле, ди.

Дүртенче ел Казан мәдәният институтында да укытам. Сынлы сәнгать һәм дизайн факультетында дәресләр бирәм. Мин аларны уйларга-фикерләргә өйрәтәм – максатым шул. Алар бит аксессуарлар дизайнын ясыйлар. Нинди материалдан нәрсә ясап була – эзләнергә өйрәнәбез. Мәсәлән, пластиктан, мүктән бизәнү әйберләре уйлап табалар. Алар алга таба нәрсә генә эшләсәләр дә, бу белемнәре ярдәм итәчәк. Минем бер талантлы студенткам – хәзер Ульяна Сергиенко маркасы дизайнеры. Танышларым аша аларның менеджерын эзләп таптым да, студентым белән тоташтырдым – хәзер ул әлеге марка өчен эшли. Икенче бер студентым, өч коллекция эшләп, Миланда, Сербиядә һәм Казахстанда күрсәтте, Россиядәге төрле мәйданчыкларда коллекцияләре белән катнашты. Минем өчен зур казаныш. Мин туктала һәм кабатлана алмыйм, студентларымны шуңа өйрәтәм, гел яңаны эзләнәбез. Иң мөһиме – тукталып калмаска!

Костюмнар белән кызыксынучылар өчен менә дигән шанс инде Солтан Салиевтан белем алу.

Мин 3 ел үгетләделәр. Мин озак икеләндем, нәрсәгә соң ул миңа, дип уйладым. Анда бит «кәгазь боткасы» булырга мөмкин. Мин Кыргызстанда яшәгәндә 8 ел Кыргыз-Үзбәк университетында укыттым. Андагы кәгазь эшен күрсәгез иде – күпме вакыт әрәм була. Минем андый эшкә кабат әйләнеп кайтасым килмәде. Миңа, андый кәгазь эше аз булачак, дигәч кенә ризалаштым. Кәгазь эше чыннан да аз. Минем уртаклашыр белемем һәм тәҗрибәм зур. Минем хезмәт кенәгәм буенча гына да 32 ел. Аз түгел бит инде. Гомер буе кайда нәрсә өйрәнә алам дип эзләндем. Хәзер инде белемем белән бүлешә алам.

Коллекцияне елга бер чыгарасызмы?

Әйе. Елга берне ясыйм. Бер елны төшереп калдырсаң – югаласың.

Хоббиыгыз?

Юктыр. Мөгаен, юктыр. Мин кич арып кайтам да тагын нидер эшләргә хәлем калмый. Буш вакытымны гаиләм белән үткәрәм, театрга, кинога йөрибез.


Гаиләгез турында сөйләгез әле.

Хатыным һәм туганнарым – минем тылым. 14 яшьлек улым һәм 7 яшьлек кызым бар. Хатыным бөтенләй башка профессия кешесе, һәм без бергә эшләмибез. Вакыты булганда ул миңа ярдәм итә: кирәк чакта каядыр алып бара ала. Мин бит машина йөртмим, ниндидер фабрикаларга барасы булганда, җәмәгать транспортында уңайсыз, шуңа кайчакта хатыным алып бара.

Машинага утырмауның сәбәбе бармы?

Машина йөртү – минеке түгел. Машина алам да, тәгаен йөртә башлыйм, дигәнем булды, алдым машинаны, әмма йөртә алмадым, хатыным утырды да йөртеп китте.

Балаларыгыз династияне дәвам итәрләр дигән өмет бармы?

Улыбызда иҗади караш, иҗади юнәлешкә омтылыш күрә идем. Әмма ул үзгәрде – аның хәзер башка шөгыль. Кызым үз яше өчен гаҗәеп рәсемнәр ясый. Кайбер эшләренең ул эшләвенә ышанып та бетә алмыйм. Кичә 4 блокнот алдым әле үзенә – тиз тутырачак ул аларны.

Тиздән айпадка күчәр инде. Сокланып калыгыз кәгазьдәге рәсемнәренә.

Бик мөмкин. Мин шулай да кул җылысы белән ясалган рәсемнәр яклы. Өйдә кызымның күпме рәсеме өелеп торганын күрсәгез иде! Даими ташлап торсак та, тиз җыела. Хәзергә аның иҗады кайнап тора, Аллага шөкер! Дәвам итсә – бик яхшы, дәвам итмәсә, башка юл табар.

Солтан Салиев брендына ничә кеше эшли?

Минем 2 тегүчем бар, алар – кисә дә, тегә дә белгән универсаллар.

Үзегез дә утырып тегә аласызмы?

Әлбәттә. Алар өлгермәгәндә яки бик катлаулы модельләргә тегүчеләрем алынырга курыкканда, үзем эшлим. Катлаулы яки «котырган» бәяле кыйммәтле тукымалар булырга мөмкин. Мин тегүне авыр йөк дип санамыйм, бер кыенлыгы да юк.

Ялгышкан, дөрес кисмәгән, дөрес текмичә тукыманы бозган чаклар булдымы?

Андый хәлне хәтерләмим дә, булганы да юк бугай. Кайчакта, кисеп, клиентка киеп карау өчен әзерлисең, киеп карагач, бернәрсә дә үзгәртәсе юк икәнлеге күренә. Вакыт әрәм итеп кулдан типчеп торасы да булмаган икән, дип уйлап куясың. Гадәттә төзәтмәләр бик сирәк һәм бик аз кертелә. Миңа тулысынча ышанган клиентларны яратам. Беренчедән, мин алар белән күптән эшлим. Әйтик, кибеттә алар зәвыгына туры килгән тукыма күрсәм, шалтыратып әйтүгә, алар сорашып та тормыйча: «Солтан, ал!» – диләр. Алар ни көткәнен дә белмичә киләләр, әмма бик канәгать булып китәләр.


Болар – бай эшлекле ханымнар яки түрә хатыннарыдыр инде...

Әйе. Алар беркайчан да минем телефон номерын таратмыйлар, чөнки телефон номерын тагын кемгә дә булса бирсәләр, үзләренә чират җитмәячәген аңлыйлар.


Солтан Салиев: «Яшел төсне татар төсе итеп күз алдына китерү – каян килгән стереотип ул?»


«Татарлар һәрвакытта зәвыклы булган»

Социаль челтәрдә бөтен кешене сүгүчеләр табыла – җырчыны да, аның киемен дә, җырын да... Сезнең киемнәрне сүккәннәре булдымы? Булса, андый чакта нишлисез?

Белмим, сүккәннәре булса да, миңа килеп җиткәне булмады. Үзем дә күзәтеп бармыйм. 2022 елда «Мисс Вселенная» конкурсында катнашучы Ралина Арабова минем костюмнарны киеп катнашканда, бөтен Россия миңа каршы чыкты шикелле. Янәсе, нигә Россияне татар костюмыннан тәкъдим итәләр. Костюм турында һәм дизайнеры, ягъни, минем турында, йомшак кына итеп әйткәндә, усал сүзләр яздылар. Интернет «диван тәнкыйтьчеләренең» төрле зарланулары белән тулган иде. Ә Татарстан бу костюмны югары бәяләде – алар аның кыйммәтен яхшы аңлады. Мин беркемгә дә җавап бирмәдем – кирәк дип санамадым. Минем үзебез тәкъдим иткән костюм өчен җаным тыныч, ышанычым зур иде. Нинди костюм кирәген без барырга 3 көн кала белдек һәм булган костюмнар арасыннан куелган таләпләргә туры килгәнен сайладык та бераз бизәдек тә җибәрдек.

Султан Салиевның эшен күрсәтерлек бер костюмыгызны тәкъдим итәргә кирәк булса, кайсын сайлар идегез?

Катлаулы сорау. Белмим. Минем аша узганның барысы да якын һәм кадерле. Һәр костюмның үз тарихы бар, минем эмоцияләрем кергән, көчем салынган. Шуңа бер костюмны аерып алуы бик авыр. Бәлки әле, андый тегелмәгәндер.


Әйтегез әле, сезнең өчен татар костюмы нинди төс белән тәңгәл килә?

Яшел төс түгел – 100 процентка ышанып әйтәм. Яшел төсне татар төсе итеп күз алдына китерү каян килгән стереотип соң ул – аңлый алмыйм.

Бу, бәлки, ислам белән бәйледер...

Мөгаен, шулайдыр. «Яшел төс – татар төсе» дигән әйберне шулкадәр башка кертеп урнаштырганнар... Чын татар киемнәре булган картиналарны табып карасыннар. Беркайда да татарлар яшелдән киенгән дип язылмаган.

Татарларның, сүз уңаеннан, монохром (бер төстән торган) киемнәр булмаган. Төсләр бик гармонияле булган. Татарлар һәрвакытта зәвыклы булган. Болар – кычкырып торган ачык төсләр түгел, барысы да чама белән. Без бию коллективларының милли костюмнарында төсләр мәсьәләсендә арттырып җибәрүне күзәтәбез икән, алар сәхнә үзенчәлекләрен күздә тотып эшли – сәхнә бераз төсне «йотарга» мөмкин. Әмма шушы арттыруны халык кабул итеп ала – алар, шулай булырга тиеш, дип саный башлый.

Татар халкында нинди төсләргә өстенлек бирелгән соң?

Миңа калса, куе кызыл гамма, бронза гаммасы, саргылт-кызыл табигый төсләр гаммасы – болар тыныч төсләр. Бордо дигәндә, кычкырып торган төсне түгел, сабыр төсне күздә тотабыз. Элек «зәһәр» төсләр булмаган да бит, табигый буягычлар белән эш иткәннәр. Табигый төсләр тиз уңган һәм бераз вакыттан тоныкланган. Тагын бер кат кабатлыйм – татарларның зәвыгы булган. Музейларда да күзәткәнем бар – төсләр бик гармонияле. Бу – татарларның эстетикасын күрсәтеп тора дип уйлыйм.

Сез ниндидер чыганаклар буенча татар костюмнарын өйрәнәсезме? Нинди чыганаклар, сер булмаса?

Минем татар костюмнары буенча бик зур китапханәм бар. Кыргызстанда яшәгәндә үк әни Казаннан китаплар алып кайта иде. Татар костюмы буенча лекцияләрне дә калдырмыйм. Алардан мин һәрвакытта да ниндидер яңа мәгълүмат белән кайтам дия алмыйм, кайчакта гомуми сүзләр була. Мин Гүзәл Вәлиева-Сөләйманованы бик хөрмәт итәм. Ул – минем өчен зур авторитет. Аның чыгышларын, бер генә түгел, видеолардан кат-кат тыңлыйм, язганнарын укыйм. Ул – чыннан да татар костюмын тирәнгә төшеп өйрәнгән шәхес. Ул – әтисе, күренекле галим Фуад Вәлиевның лаеклы дәвамчысы. Ниндидер орнамент кирәк икән, уйлап табасы юк, Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова китапларын кулланам. Төп чыганаклар шушы.


Ягъни, аңа тулысынча ышанасыз, бәхәсләшмисез.

Мин беркем белән дә бәхәсләшмим.

Күңелегездән дәме?

Юк. Аңа ышанам. Бервакыт аның минем коллекциям турында фикерләрен укыдым. Бер мәкалә астына фикер итеп язган иде. Мин дәшмичә уздырдым...

Нәрсәнедер ошатмаганмы?

Ул коллекциядә кулланылган бер баш киемен көнчыгыш дәрвишләренеке дип атаган. Мин иренмәдем – көнчыгыш дәрвишләренең баш киемнәре турында мәгълүмат эзләп таптым. Юк, ул мин ясаган баш киеменә якын да килми иде. Мин акланмадым да, аңлатмадым да. Аннары ул комментарийны алганнар булып чыкты. Үзе юк иткәнме, башка берәүме – белмәдем.

Сез аның белән танышмы?

Якын танышлар димәс идем. 2 ел элек Байкалда бер проектта – «Этноподиум»да бергә катнашкан идек. Ул лекция укыды, мин коллекция күрсәттем. Әлеге проектны «Этнодизайнерлар Евразия ассоциациясе» гамәлгә куя. Шунда таныштык.

Сез коллекцияләрегезнең барысын да сатасызмы?

Кайсыдыр сатыла. Кайсындыр сатмыйм, чөнки аларга башкача ихтыяҗ бар. Әйтик, яңа гына Иркутскидан шалтыраттылар һәм коллекцияне күрсәтүемне сорадылар. Шунда җыенам. Сүз уңаеннан, андагы татар-башкорт җәмгыяте белән дә аралашам, алар мин коллекция күрсәткән чараларга киләләр. Гомумән, кая гына барсам да, татар диаспорасы белән танышам. Минем бит алардан үзем өчен ниндидер файдалы мәгълүмат та алуым бар.

Ә коллекцияләр темасын дәвам итеп, аларның бер өлешен шунда ук «Мисс Татарстана» оешмасы сатып ала. Әйтик, «Мисс Татарстан» конкурсында күрсәтелгән бәрхет күлмәкләр, мех якаларны без өченче ел теккән идек.

Костюмнарга авторлык хокуклары буламы ул?

Тегелгән костюмнарым – минем иҗат, һәм мин аларны кабатлап тегә алам, әлбәттә. Ләкин нәрсәгә? Кабатланырга яратмыйм. Кирәк булса, яңаны тегәм. Җиңел промышленностьта авторлык хокуклары юк диярлек. Төймәсен алыштырсаң да, башка костюм килеп чыга. Интернетка кереп «татар костюмы» дип язсаң, үз костюмнарыма бик күп «пародияләр» килеп чыга. Соңгы коллекциядәге металл бизәнү әйберләренә Әлмәт шәһәрендә коточкыч «пародия» ясаганнар. Ярар инде, шулай булса да өйрәнәләр дип, үземне тынычландырдым. Күргәннәр дә, без дә булдырабыз, дип уйлаганнар инде.


Мин нәкъ сезнең коллекциядәге кебекне үзем тегеп кия аламмыни? Тегә белсәм, мәсәлән.

Тегә алсагыз – тегегез! Ләкин минем костюмны беркем дә кабатлап тегә алмый. Үземнән башка беркем дә! Минем эскизларым, өлгеләрем сакланган.

2019 елда «Круги на воде» дип аталган бер коллекция ясаган идем. 2021 елда Мәскәүдә Столешников тыкрыгыннан барабыз, анда кыйммәтле дизайнер бутиклары тезелеп киткән. Карасак, «Валентино» киемнәренең 60-70 проценты минем коллекция – шул ук төсләр гаммасы, бераз башкачарак борчаклы тукыма. Бу – плагиат факты түгел, бары тик туры килгән генә. Иң мөһиме, минеке алданрак чыккан иде. Ул костюмнар миндә әле дә саклана. Чөнки алар модага бәйле түгел, алар – стиль үрнәге.
Солтан Салиев: «Яшел төсне татар төсе итеп күз алдына китерү – каян килгән стереотип ул?»


«Мисс Вселенная» конкурсында Сөембикә ханбикә образы

Фото: © Солтан Салиевның шәхси фотоархивыннан

«Луиза түбәтәйләренә кызыгам»

Ә сез чигешле татар түбәтәйләрен яратасызмы?

Күралмыйм. Миндә заманында Кәкреледән чыгып киткән бабамның түбәтәе саклана. Ул гап-гади – бәрхеттән тегелгән, формасын тотсын өчен, ат кылы тыгып, эчтән сырылган. Йомарласаң да үз формасына кайта. Менә шундый ул татар түбәтәе!

Чигүле түбәтәйдән йөрмәгәннәр инде алайса.

Миңа калса, ул авыл костюмнарыннан килеп чыккан: егетләрне бизәү өчен, кызлар шулай чигә башлаганнар. Хәзер төрле ялтыравыклар, стразалар, пайеткалар китте. Ир кешедә андый баш киеме сәер күренә. Миңа Луиза Фәсхетдинова эшләгән түбәтәйләр бик ошый.


Әйе, хәтерлим алтын җепләр белән чигелгән түбәтәйләрен. Рәисебез дә кия.

Әйе, ул аларны уйлап тапмаган бит инде, музейлар буйлап эзләнгән, тикшеренүләр үткәргән. Менә нинди була тирән тикшеренүләр нәтиҗәсе! Чигешләр җыйнак кына булса яхшы, чуарга китсә, матур түгел.

Үзегез түбәтәй киясезме?

Бабайдан мирас булып калган түбәтәй өчен, Кыргызстанда яшәгәндә, бүген кем кия дип, апа белән талашып, хәтта сугышып бетә идек. Без аны урамда үзенә игътибарны җәлеп итә торган баш киеме дип кабул итә идек. Аны киеп чыгу ниндидер статус кебек иде.

Мин түбәтәйләр киям, әмма традицион татар түбәтәен түгел. Луиза түбәтәйләренә кызыгам. Мин аңа минималь чигешле түбәтәйгә заказ бирергә җыенам. Булсын ул миндә аның алтын канительле түбәтәе.

Ә безнең Рәис кия торган пиджакларга мөнәсәбәтегез?

Бу костюм версиясе миннән башланды. Миңа Кабминнан Шәрык илләренә бара торган түрәләргә костюм эскизлары ясау тәкъдиме белән чыктылар. Ир-ат киеме һәм хатын-кыз киеме вариантларын эшләргә кирәк иде. Мин китаплар актарып, музейлар буйлап йөреп, интернеттан эзләнеп, ир-ат һәм хатын-кыз образы ясадым. Аны Рөстәм Нургалиевичка күрсәттек. Презенациядә Әсгать Сафаров та бар иде. Икенче көнне мин аның үлчәмнәрен ала идем инде. 1 айдан Рөстәм Нургалиевичта да шундый ук костюм иде.
Солтан Салиев: «Яшел төсне татар төсе итеп күз алдына китерү – каян килгән стереотип ул?»


Фото: © ТР Рәисе матбугат үзәгеннән алынган фотоны Солтан Салиев тәкъдим итте

Үзегезнең дә бармы шундый костюм?


Мин гомумән костюм кимим. 25 яшемә кадәр күп кидем һәм җиткән, күрәсең. Эленеп тора ул минем, кинәт кенә кирәк булып куйса, ул әзер.

Медаль тагарга уйласалар, әзер булып торуы яхшы инде.

Медаль алырга да көндәлектә кигән гадәти киемнән килер идем. Минем парад киемнәрем юк. Чөнки мин һәрвакыт үземә ошаган киемнән йөрим һәм шул кием белән теләсә кайда үземне уңайлы хис итәм. Әлбәттә, медаль тагарга чакырсалар, футболкадан килмәм, андый чара була калса, үземә дә килешле әйбер таба алам.
Солтан Салиев: «Яшел төсне татар төсе итеп күз алдына китерү – каян килгән стереотип ул?»


«Стиль жизни – Культурный код» II Этно-fashion фестивалендә Солтан Салиев коллекциясе

Фото: © Рамил Гали
Солтан Салиев: «Яшел төсне татар төсе итеп күз алдына китерү – каян килгән стереотип ул?»


Фото: © Солтан Салиевның шәхси архивыннан
Солтан Салиев: «Яшел төсне татар төсе итеп күз алдына китерү – каян килгән стереотип ул?»



Фото: © Солтан Салиевның шәхси архивыннан
Солтан Салиев: «Яшел төсне татар төсе итеп күз алдына китерү – каян килгән стереотип ул?»


Фото: © Солтан Салиевның шәхси архивыннан
Солтан Салиев: «Яшел төсне татар төсе итеп күз алдына китерү – каян килгән стереотип ул?»


«Чудное мгновенье» коллекциясеннән модельерның яраткан фотосы

Фото: © Солтан Салиевның шәхси фотоархивыннан

Поделиться с другом

Комментарии 0/0


...
...

Рекомендуй MAGOMA.RU и забери новенький Mercedes

Рекомендуй MAGOMA.RU и забери новенький Mercedes

Подробнее

...