«Алмачуар» татар телендә балалар өчен язылган пьесалар конкурсы җиңүчеләре игълан ителде


«Алмачуар» татар телендә балалар өчен язылган пьесалар конкурсы җиңүчеләре игълан ителде


«Апуш» театр студиясенең яңа сезоны ачылу уңаеннан оештырылган музыкаль-театраль тамашада «Алмачуар» балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен татар телендә язылган пьесалар конкурсының җиңүчеләре дә игълан ителде. Җиңүче 12 пьесаның икесе бу сезонда «Апуш» студияләрендә куелачак.

«Акчалы бүләкләр дә булачак.Новости СМИ2 Ләкин язучы өчен иң зур бүләк – язылган әсәрнең уйналуы. Бу сезонда Айгөл Әхмәтгалиеваның «Тыз-быз» пьесасын нәниләр белән куябыз. Нәниләребез тыз-быз килеп йөрерләр. Җиң сызганып Айгөл ханым белән эшкә тотынырбыз. Ә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Гөлүсә Батталованың «Көндәлек» пьесасы куелачак», дип игълан итте «Апуш» татар балалар театр студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.


«Алмачуар» татар телендә балалар өчен язылган пьесалар конкурсы җиңүчеләре игълан ителде


«Авторларга рәхмәт сүзләрен әйтәсем килә. Мин бик рәхәтләнеп, хәтта ләззәтләнеп укыдым - болар чын нәфис әсәрләр иде. Бу әсәрләр барысы да сәхнәдә куелырга лаек», дип бәяләде конкурска килгән әсәрләрне жюри әгъзасы, драматург Мансур Гыйләҗев.



«Без бит әсәрләрне укыганда авторларны белмәдек. Алар алга таба да «Апуш»ка яза башларлар дип телисе килә», диде жюри әгъзасы, «Апуш» театр студиясе педагогы Зөлфия Вәлиева.

«Алмачуар» татар телендә балалар өчен язылган пьесалар конкурсы җиңүчеләрен сәхнәгә чакырып котладылар.

«Кече состав өчен балалар пьесасы» номинациясендә:

I урын - «Тук-тук, Әпчхи, Ой-ой яки телефонсыз көн», Фатыйма Гыйльметдинова (Башкортстан);

II урын - «Иптәш мөгез», Айгөл Сөнгатуллина (Казан).

«Зур состав өчен балалар пьесасы» номинациясендә:

I урын - «Тызбыз», Айгөл Әхмәтгалиева (Чаллы);

II урын - «Galyamcraft яки Диләфрүз Убыр илендә», Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинова (Башкортстан);

III урын - «Аюҗан турында әкият», Нәсүр Юрушбаев (Казан).

«Кече состав өчен яшүсмерләр пьесасы» номинациясендә:

II урын - «Тезләнмә», Гөлүсә Батталова (Әтнә);

III урын - «Мактанчык баттл: Шүрәле & Микки Маус», Эльвира Фатыйхова (Кукмара).

«Зур состав өчен яшүсмерләр пьесасы» номинациясендә:

I урын - «Көндәлек», Гөлүсә Батталова (Әтнә);

II урын - «Шакмак туп», Лилия Гыйбадуллина (Чаллы);

III урын - «Зилант», Илфак Хафизов (Казан).

Махсус бүләк – «Хикмәт бердәмлектә, дуслыкта», Нурия Сәйяр (Казан);

«Дөнья булгач, төрле хәлләр була», Руфия Җәләева (Ютазы).


«Алмачуар» татар телендә балалар өчен язылган пьесалар конкурсы җиңүчеләре игълан ителде

Поделиться с другом

Комментарии 0/0


...
...

Рекомендуй MAGOMA.RU и забери новенький Mercedes

Рекомендуй MAGOMA.RU и забери новенький Mercedes

Подробнее

...