Татарстаннан флейтачы Алия Водовозова Германиядә ARD конкурсында призер булды


Татарстаннан флейтачы Алия Водовозова Германиядә ARD конкурсында призер булды


«Татарстанның алтын флейтасы» Алия Водовозова Pacific Quintet тынлы квинтеты составында Германиядә ARD халыкара музыка конкурсында икенче премия һәм тамашачылар симпатиясе премиясе лауреаты булды. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алия Водовозовадан тыш, интернациональ квинтетта кларнетчы Лиана Лебман (Германия), фаготист Кеничи Фуруя (Япония), гобоист Фернандо Мартинес Завала (Гондурас) һәм валторнист Пабло Нева Коллазо (Испания) бар.

* Алия Водовозова – дөньякүләм дәрәҗәдә танылган флейтачы, югары уку йортларында укучылар өчен ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов премиясе стипендиаты. Ул Мәскәү консерваториясен һәм аспирантурасын, Берлинның «Ханс Эйслер» югары музыка мәктәбен кызыл диплом белән тәмамлаган, дөньяның иң яхшы сәхнәләрендә уңышлы чыгыш ясый, ARD, Carl Nielsen Competition, Verbier фестивале кебек халыкара конкурсларда катнаша һәм җиңү яулый.Новости СМИ2

«Безнең квинтетта катнашучылар биш төрле илдән. Без төрле телләрдә сөйләшәбез. Дөньяда безне аеручы бик күп нәрсә бар: чикләр, телләр, диннәр һәм башкалар. Әмма сәнгать, шул исәптән музыка, дөньяның барлык кешеләрен берләштерә», - дип билгеләде Алия Водовозова.

Конкурска 58 илдән 726 музыкант гариза юллаган. Сайлап алу турыннан соң 312 артистка конкурста катнашу мөмкинлеге бирелгән. 20 сентябрьдә концерт һәм бүләкләр тапшыру тантанасы булды.

Иң зур халыкара классик музыка конкурсы – ARD 1952 елдан Бавария башкаласы Мюнхенда үткәрелә. Аны ел саен Bayerischer Rundfunk дәүләт телерадиокомпаниясе оештыра.




Татарстаннан флейтачы Алия Водовозова Германиядә ARD конкурсында призер булды

Поделиться с другом

Комментарии 0/0


...
...

Пригласи друга на ZaBeRa и заработай!

Пригласи друга на ZaBeRa и заработай!

Начать зарабатывать

...