Җырчы Ильвина: «Татар эстрадасы белән рус эстрадасы арасындагы аермаларны күрә башладым»


Җырчы Ильвина: «Татар эстрадасы белән рус эстрадасы арасындагы аермаларны күрә башладым»


«Интертат» популяр җырчы Ильвина белән аның ни өчен русча җырлар яздыра башлавы, татар эстрадасындагы проблемалар, стиль, иҗаттагы яңалыклары һәм шәхси тормышы турында сөйләште.

«Русча җырлаучы Ильвина – яңа Ильвина түгел»

Ильвина, соңгы вакытта сезнең иҗатта үзгәрешләр күзәтәбез. Русча җырлар яздыра башладыгыз.Новости СМИ2 Сезнең татар эстрадасын ташлап, рус эстрадасына китеп барышыгыз түгелдер бит?

Мин мондый сорау булыр дип көткән идем, дөресен әйткәндә. Әйе, соңгы арада ике рус телендә яздырылган җырым дөнья күрде. Әмма татар эстрадасыннан китү уема да кереп чыкканы юк. Чөнки мин үземнең татар телемне, татарча җырларны яратам дип кенә дә әйтә алмыйм. Татарлык шул дәрәҗәдә минем каныма сеңгән, гомумән, мин татар җырыннан башка яши ала торган кеше түгел.

Ә инде рус эстрадасына керүем, беренчедән, минем күптәнге хыялым иде. Бу рус эстрадасын яхшырак беләсе килү теләге белән килде. Икенчедән, минем максатым татар милләтен башка халыкларга да таныту. Рус теле ул күпләр өчен аңлашыла торган тел. Минем үземне татар кызы, татар җырчысы буларак, рус җырлары аша да танытасым килә. Русча җырларым белән кызыксынган аудиториянең, кереп, татарча җырларымны да тыңлавын телим.

Рус җырларын башкарганда да мин татар кызы, татар җырчысы булып калам бит. Шуңа күрә бу, беренче чиратта, татарларны күбрәк белсеннәр иде дигән максат белән эшләнде.

Безнең халык башка милләтләр өчен дә бик кызыклы халык бит ул. Мәскәүгә баргач, мин Мәскәүдә яшәүчеләрнең татарлар белән кызыксынуларын тоям. Миңа татарлар, безнең милли традицияләребез, Казан турында бик күп сораулар бирәләр. Казаныбызга да күп төрле милләтләр килә, ул Россия күләмендә генә түгел, халыкара дәрәҗәдә дә танылу алды.



Русча җырлар яздыра башлагач мин татар эстрадасы белән рус эстрадасы арасындагы аермаларны да күрә башладым. Бу эш мәсьәләсендә дә, җырлар сайлаганда да күренә. Рус эстрадасында тенденция дигән әйбер көчле. Тенденция Россия эстрадасында шундый тиз үзгәреп тора. Бездә, мәсәлән, бер кергән әйбер биш ел дәвамында сакланырга мөмкин. Ә анда ярты, бер ел эчендә яңасы килә.

Татар эстрадасында урын таба алмаганга, русча җырлый башладың дип әйтүчеләр булмадымы?

Юк, алай дип әйтүче булмады. Урын табу дип әйткәндә дә, берничә моментны истә тотарга кирәк. Беренчедән, урын табу- тапмау ул минем үземнән тора бит инде. Мин тенденцияләргә бәйле кеше түгел. Мода артыннан чапмыйча, күңелемә нинди җыр ята, шуны гына башкарырга тырышам.

Аннан соң минем өчен һәрвакытта да беренче урында гаилә торды. Бу бүгенге көндә дә шулай. Минем үземне 100 процент эстрадага багышлаганым булмады әле. Әгәр дә бар эшне ташлап, тулаем эстрада белән генә яшәсәң, урыны да табыла, эше дә күбәя аның. Ә мин эстрадада ярты аягым белән генә торам, барыбер төп игътибарымны гаиләмә бирәм.

Миңа калса, русча җырларым темалары буенча да, минем күңел халәтем белән дә татарча җырларыма охшаш. Бәлки җырлау манерасы белән аерылалардыр. Ләкин русча җырлаучы Ильвина - бөтенләй яңа Ильвина түгел. Ул - татарча җырлаучы Ильвинаның дәвамы.

Сез русча җырлый башлауны бер башка үсеш итеп кабул итәсезме?

Әлбәттә, минем бу юнәлештә эшлисем килә, үз алдыма максатлар куйдым. Бу инде команда белән эшләнә торган эш. Инде 15 елдан артык татар сәхнәсендә булсам да, әле дә авырлыклар белән очрашырга туры килә. Ә рус эстрадасында ул авырлыклар тагын да күбрәк. Тик мин үземне сынарга яратам. Әгәр без татар эстрадасында 5 миллионлы аудиториягә эшләсәк, рус эстрадасында ул аудитория 146 миллион. Анда бөтенләй башка тамашачы.

«Бездә җырлар озак эшләнелә»

Татарча иҗат буенча нинди яңалыклар көтелә?

Татарча җырларга килгәндә, башланган һәм эшләнеп бетмәгән җырларым бик күп. Татар эстрадасы белән рус эстрадасында тагын менә шушы аерма бар - бездә җырлар озак эшләнелә. Талантлы аранжировка осталарыбыз бар безнең. Әмма аларның үзара тыгыз элемтәдә эшли торган җырчылары бар. Ә Мәскәүдә җырлар бик тиз яздырыла, аранжировкалар тиз ясала. Әйләнеш зур булгач, анда трендлар да тиз үзгәреп тора.


Бүгенге көндә кеше факторы аркасында шактый матур җырларым дөнья күрмичә тора. Бездә бу өлкәдә белгечләр җитәрлек түгел, алар бер-бер генә. Көндәшлек булса, бәлки, җырлар да тизрәк эшләнер иде. Ә татарча җырларны минем нәкъ менә үзебезнең аранжировщиклар белән чыгарасы килә. Җыр үз вакытын көтеп, берничә ел ятарга да мөмкин. Ул арада инде аның актуальлеге дә бетә. Андый чакларда күңел төшеп китә инде, җырны да яхшырак вакытларга дип калдырасың.

«Концертларыгыз кайчан була?» – дип сораучылар күп. Әлбәттә, минем сольный концертымны куясым килә. Тамашачыга әйтәсе килгән сүзләрем дә, матур җырларым да күп җыелды.

«Әй, әйдә концерт куябыз», – дип, бер-ике айда эшләп чыга торган кешеләр дә була. Ә мин төптән уйларга ияләшкән артист, рискларга бара алмыйм. Эшләгән эшем әйбәт, сыйфатлы булып чыгарга тиеш. Быелга үз алдыма андый максат куймасам да, киләсе елга, бәлки, эшләп карарбыз.

Татар эстрадасында белгечләр аз булу турында әйттегез. Бу җырларның сыйфатына да тискәре йогынты ясый торгандыр? Җырларда ноталар кабатлану да бик еш күзәтелә.

Ноталар кабатлану ул бөтен милләтләрдә дә бар. Нибары 7 нотабыз бар, алар әллә нәрсә эшләсәң дә кабатлана инде. Әле бит син пентатониканы да истә тотып эшләргә тиешсең. Бу бер безнең эстраданың гына проблемасы түгел.

Белгечләр аз булгач, җырчылар аранжировкаларны тиз-тиз эшләтергә мәҗбүр. Әйе, кайвакыт «штамповать» итә башлыйлар. Радионы кабызгач та, син бер җыр башлана дип уйлап торасың, ә ул бөтенләй башка җыр булып чыга. Мондый әйберләргә, беренче чиратта, җырчы үзе игътибарлы булырга тиеш. Охшаш чалымнар ишетеп алсаң, ул урынын үзгәртүен сорарга кирәк.

Аннан соң бөтен кеше дә барлык җырчыларны да тыңламый. Тамашачы күбрәк үзенә ошаган тембрлы, күңеленә хуш килгән артистны сайлап тыңлый. Әлбәттә, алар җырдагы андый кабатлануларны сизмичә кала.

Сез фонограммага җырлауга ничек карыйсыз? Социаль челтәрләрдә плюскә җырлыйсыз дип язучылар да очрый. Андыйларга нәрсә дип әйтерсез?

Мин үземне гомеремдә дә фонограммага җырламаган кеше дип әйтә алмыйм. Чөнки техник моментлар була, мәсәлән, съемкалар вакытында фонограмма кулланыла.


Ләкин концертлар вакытында мин плюскә җырламыйм. Беренчедән, мин плюскә җырлый белмим. Авызым туры килмәскә мөмкин, мин каушый башлыйм, җырның сүзләрен онытам. Миңа үзем җырлау җайлырак. Әле ул плюсне җырны өйрәнү белән үк яздырасың. Вакытлар узу белән җырны башкачарак җырлый башлыйсың. Нәтиҗәдә, плюскә җырлыйм дип, оятка калуың да бар.

Гомумән, мондый юлны өнәп бетермим. Әгәр кеше шушы профессияне сайлап, аның аркылы акча эшли икән, ул тере тавышка җырларга тиеш. Бу җырчыга гына түгел, теләсә-кайсы профессия иясенә кагыла. Һәр кеше үз эшен сыйфатлы итеп башкарырга тиеш.

Бу, әлбәттә, һәр җырчының үз җаваплылыгында. Аннан безнең тамашачы плюскә һәм минуска җырлаучыны аера башлады инде. Концертларга тамашачы ролендә дә еш йөрергә туры килә. Мин моны үз күзәтүләремнән чыгып әйтәм.

Әлбәттә, техник моментлар өчен плюс яздырыла. Артистлар хәзер авырганда, форс-мажорлар килеп чыкканда куллану өчен, плюсләрне дә концерт варианты форматында яздырырга тырышалар. Андый очракларда җырлаулары аңалашыла, әмма мин халык алдына чыгып, даими плюскә җырлауны хупламыйм.
Җырчы Ильвина: «Татар эстрадасы белән рус эстрадасы арасындагы аермаларны күрә башладым»


Фото: © Ильвинаның шәхси архивыннан

«Артистлар белән тукымалар сайлап йөргән вакытларым да була»

Сезнең сәхнә киемнәрегез башкаларны кабатламый, барысы да үзенчәлекле. Аларның дизайнын сез үзегез уйлап табасызмы?

Бу өлкәдә минем махсус белемем бар. Шуңа күрә ул яктан миңа җиңелрәктер дә. Ләкин мин дә стилистларга мөрәҗәгать итәм. Дизайнын үзем уйлап чыгарып тектергән, яки әзер киемнәрдән сайлап алган чакларым да була.


Мин үземә бер стиль уйлап таптым да, шул стиль буенча гына киенәм дип әйтә алмыйм. Артык чуар әйберләр яратмыйм. Кием гадирәк, шул ук вакытта сыйфатлы булырга тиеш минем өчен. Сәхнә костюмнарымда ялтыравыклы әйберләр юк. Менә шундый җитдирәк стиль яратам инде. Гадәти тормышта да шулай киенәм.

Болай төрле тәҗрибәләрне бик яратам. Кием алганда да, фотосессияләр вакытында да төрле стилистлар белән эшләргә тырышам. Бу кием сайлый белмәгәнгә түгел, ә буш вакытым аз булганга.
Җырчы Ильвина: «Татар эстрадасы белән рус эстрадасы арасындагы аермаларны күрә башладым»


Фото: © Ильвинаның шәхси архивыннан

Россия мәдәният министрлыгы төрле төбәкләргә артистларның киенү рәвешен контрольдә тотарга, дресс-код кертергә тәкъдим иткән иде. Моңа Ольга Бузованың боди киеп, Уфада балалар алдында чыгыш ясавы сәбәпче булды. Сез ничек уйлыйсыз, безнең татар эстрадасы артистларын да мондый тикшерү аша уздыру кирәкме? Бу җырчыларның фантазиясен чикләмәсме?

Дресс-кодны ничек күз алдына китереп була икән ул? Ничек тикшерергә җыеналар икән җырчыларны? Һәрбер чара артында кеше басып торырга тиеш булып чыгамы?

Һәр кешенең эчке җаваплылыгы булырга тиеш. Без бит, мәсәлән, Конституциядә язылган кануннарны үтибез. Җәмәгать урыннарында тәртип бозмау, 18 яшьтән кечерәкләргә эчемлекләр сатмау һәм башкалар. Дисциплина, тәрбия дигән әйбер бар. Нинди киемнән чыгып җырлавы - ул җырчының үз җаваплылыгында.

Глюкозаның Красноярскидагы чыгышыннан соң артистларны сәхнәгә чыгар алдыннан алкотестер белән тикшерә башлаячаклар дигән әйбер дә укыган идем. Нәрсә инде бу? Бу да һәр җырчының үз җаваплылык зонасы.


Миңа калса, кайбер җырчыларга тәҗрибә, аңлатулар җитеп бетми. Мин, мәсәлән, музыка мәктәбен, студияне, университетны тәмамлаган артист. Хәзер дә магистратурага укырга кердем. Бөтен уку йортларында да безгә этика дигән төшенчәне аңлаталар иде. Безне тәҗрибәле, олпат артистлар укытты, тәрбияви процесс даими рәвештә барды. Шуңа да минем өчен кайбер артистлар эшли торган нәрсәләр бөтенләй кабул ителми. Соңга калу, мәсәлән. Репетиция 3тә икән, мин аңа 3 яртыга килеп басам.

Сәхнәдәшләрегезгә: «Эх, сиңа бер стилист табып бирәсе иде» дип әйтәсе килгән вакытлар буламы? Татар эстрадасы артистларының стилист белән эшләү дәрәҗәсе ничегрәк?

Мин бу әйбергә бик тыныч карыйм. Мин, гомумән, сорамаган җиргә кысылырга яратмыйм. Әгәр артист яныма килеп, стиле, киеме буенча берәр киңәш сорый икән, һәрвакыт ярдәм итәм. Артистлар белән ательеларга барып, тукымалар сайлап йөргән вакытларым да була. Бу акча эшләү максатыннан түгел, бары тик ярдәм йөзеннән генә эшләнә.

Ә болай әгәр кешегә ошый икән, киенсен соң үзе теләгәнчә. Минем стиль дә кемгәдер ошамаска мөмкин. Мин күзәтәм, безнең татар эстрадасы җырчылары барыбер бик тырышалар, стилистлар белән дә эшлиләр. Бәлки кемнең дә булса костюмы безгә сәер күренәдер. Әмма һәр җырчының бит әле стиле генә түгел, ә стилистикасы да була. Кемдер, мәсәлән, юмор өлкәсендә эшли, костюмнары өчен ялтыравыклар, җете төсләр сайлый. Кемдер җырларның мәгънәсенә басым ясый һәм тыйнак киемнәрдә туктала.

Эпатаж җырчылар да бар бит әле. Филипп Киркоров, мәсәлән, гомер буе эпатаж җырчы булды. Ул сәхнәдә дә матур, гадәти тормышта да үзе-үзен карап йөри, прическалары да үзенчәлекле.

«Эстрада ул шундый нәрсә – сөйләр сүзең күбрәк булган саен, синең турыда да күбрәк сөйлиләр»

Ильвина сезнең хатын-кыз энергиягез бөркелеп тора. Сезнең очракта ул энергияне нәрсә тулыландыра, баета?

Бары тик гаилә генә. Хатын-кыз ул утка да, суга да керә, акчасын да эшли ала. Тормыш шартлары безне һәрвакыт төрле булырга мәҗбүр итә. Бүгенге җәмгыятьтә хатын-кызга хатын-кыз булып калу авыр бирелә дип уйлыйм мин. Социаль челтәрләргә керсәң, кая гына карама, хатын-кыз «мин үзем», «мин булдырам, шуның кадәр акча эшлим», «Аерылдым, югалмадым» дигән позициядә. Үзем дә аерылышу процессы узган кеше буларак, бу тема минем өчен яхшы таныш.


Бу тормышта хатын-кыз - үз, ир-ат үз ролендә булырга тиеш. Шул вакытта гына гаиләдә гармония була. Хатын-кызның яраткан эше дә булырга тиеш, акча да эшләргә тиеш ул, ләкин күңеленә ятышлы эш белән шөгыльләнеп.

Хатын-кыз ир-атсыз да кала, сүз дә юк, төрле авыр ситуацияләр була. Нинди генә очракта да хатын-кыз үз-үзен югалтмыйча, үзен яратырга тиеш. Эгоизм белән ярату турында түгел, үз-үзеңне хөрмәт итү турында сүз бара.

Мин дә хатын-кыз ролендә булырга тырышам. Ләкин бу миңа әле дә бик зур авырлык белән бирелә. «Уф, иремне көтеп торганчы, үзем эшләп куям» дигән моментлар була. Юл куя белү дә авыр. Менә шушы әйберләр аша мин көн саен узам һәм көн саен үземне тәрбиялим. Сабыр булу, төрле тормышчан ситуацияләрдә зирәк булып калу аша хатын-кыз энергиясе тулылана да инде. Ашарга пешергәндә дә, «тагын ашарга пешерергә кирәк инде, нәрсә генә пешерим икән» дип авырсынып түгел, яратуыңны салып, ләззәт белән әзерләргә кирәк.

Ир-атларның да үз роле. Алар безнең төп тәэмин итүчеләребез, саклаучыларыбыз, яклаучыларыбыз. Алар рискларга да безгә караганда ешрак баралар. Хатын-кызлар тарафыннан: «Хәзер чын ир-атлар бетте, мин менә барысын да үзем эшлим, ипотеканы да үзем түлим», - дигәнне ишеткәнем бар. Без ир-атларга үз рольләрен ачарга мөмкинлек бирмибез. Чөнки бу тиз процесс түгел, сабырлык һәм зирәклек җитеп бетми.

Хатын-кыз энергиям көчле булуы турында күпләр әйтсә дә, мин аны үзем күрмим, минем өчен ул гадәти әйбер. Миңа бу темаларга социаль челтәрләрдә дә бик күп хатын-кызлар яза. 50 мең генә язылучым булса да, миндә шундый аудиория җыелган – алар тирән фикер йөртә торган, акыллы аудитория. Алар миңа үз тарихларын сөйлиләр, киңәшләр сорыйлар. Мин аларның һәрберсенә җавап бирергә тырышам. Кешенең сиңа ышанып ачылуы, бик зур әйбер.

Сәхнә артында да мондый темаларга еш сөйләшәбез. Күңел халәтем, тормышка карашым белән дә башка төрлерәк кеше булганга, миңа эстрада законнары да авыррак бирелә. Мин пиар ясый торган кеше түгел, андый әйберләрне яратмыйм. Гайбәт сату, килде-китте инфоповодлар ясау да миңа туры килми. Минем тормыш кыйммәтләрем башка төрле. Шуңа күрә, бәлки тамашачыга да ул дәрәҗәдә үк кызыклы түгелмендер. Эстрада ул шундый нәрсә – сөйләр сүзең күбрәк булган саен, синең турыда да күбрәк сөйлиләр.

Җырчы Ильвина: «Татар эстрадасы белән рус эстрадасы арасындагы аермаларны күрә башладым»


Фото: © Ильвинаның шәхси архивыннан

Мин бик тә куркам кеше рәнҗетүдән. Миндә оятсызлык, хәйләкәрлек юк. Зөлфәт абый Хәким һәм Илдар абый Хәйруллин белән бик тыгыз элемтәдә торам. Аларны бик хөрмәт итәм. Икесе дә миңа: «Ильвина, моңың бар, сәхнәгә ныклабрак чыгарга кирәк», – диләр. Ләкин минем кыюлыгым булса да, оятсызлыгым юк, үземә файда эзли белмим. Мәсәлән, минем балам түләүле халыкара мәктәптә укый. Анда нинди генә абруйлы кешеләр юк. Ләкин мин үземә файда эзләп, алар белән аралашмыйм. Минем янәшәмдә бары тик күңелемә якын кешеләр генә җыелган. Кешенең күпме акча эшләве, статусы мөһим түгел. Шуңа да минем дусларым күп түгел минем, берничә генә, ләкин алар барысы да ихлас.

Мин үзем дә файда эзләүчеләрне, ясалмалыкны бик тиз сизеп алам, кешеләр белән тоемлау дәрәҗәсендә аралашам. Мин туры сүзле түгел, бу хакта үзләренә әйтмәсәм дә, алар белән бер компаниядә булу ошаган кыяфәт чыгарып утыра алмыйм.

Тышкы кыяфәтемә карап, мине тәкәббер, үзен әллә кемгә куеп йөри дип уйлаучылар бар икән. Әмма мине якыннан белгән кешеләр, минем белән күптән таныш тамашачым алай түгеллеген белә. Бу миңа Аллаһы тәгалә тарафыннан бирелгән саклану реакцияседер дип уйлыйм. Югыйсә күптән сындырган булырлар иде инде. Мине яралавы бик тиз, елак мин.

Мин үземне мактарга тырышу түгел, нинди икәнлегемне генә аңлатасым килә. Шуңа күрә иҗатта да мәгънәле, күңел халәтемне ачып бирә алырлык җырлар сайлыйм.

Җырчы Ильвина: «Татар эстрадасы белән рус эстрадасы арасындагы аермаларны күрә башладым»


Фото: © Ильвинаның шәхси архивыннан

«Этемнең үлүе – шәхси фаҗигам»

Үз-үзе белән тулы гармониядә яшәүче хатын-кыз дип әйтергә буладыр сезнең турыда.

Шулай. Ләкин бөтен кешеләрнеке кебек үк минем дә төрле вакытларым була. Күптән түгел генә җитди тормыш сынаулары узарга туры килде. Башта авырдым, аннан яраткан этем үлеп китте. Минем этем үлү кем өчендер чүп булып тоелгандыр. Эт эт бит инде дип караганнардыр. Мин андый кешеләргә дә үпкәләмим. Бөтен кеше дә хайваннар яратмый бит. Ә мин, мәсәлән, мин ул эткә гаиләбез әгъзасына караган кебек карый идем.

Этегез cезнең белән озак яшәдеме?

Тедди безнең гаиләдә 3 ел яшәп калды. 3 яшь иде аңа. Аның үлеме безнең гаилә өчен бик зур югалту булды. Чөнки ул этнең ни дәрәҗәдә иркә һәм акыллы эт булуын сөйләп-аңлатып булмый.

Хәзер менә яңа эт алдык. Әле үзем белән тренировкага алып бардым. Чөнки ялгызын калдырып булмый, елый. Бик кечкенә әле.

Сезнең этегезне югалту кайгысын аңламаучылар да булды. Социаль челтәрләрдә хейт та күренде. Сугыш бара, күпме кешеләр һәлак була, ә сез эт өчен кайгырасыз дип яздылар. Андый кешеләргә җавап бирү теләге булмадымы?

Шәхсән минем үземә авыр сүзләр, негатив язучы булмады. Киресенчә, бары тик кызганып, теләктәшлек белдереп кенә килде бик күп хатлар. Минем социаль челтәрләрне алып бару тарихымда шуның кадәр кайтавазның беркайчан да булганы юк иде әле.

Хәзер бит эт-мәчеләр асраучылар бик күп. Урамда йөргәндә дә күренә ул. Ветеринар клиникалар күп булса да, аларга алдан язылмыйча эләгәм димә. Яхшы ветеринарлар тәкъдим итеп язучылар булды, киңәшләр бирделәр.


Ә инде хейтерларга нәрсә әйтер идемме икән? Мин аңлыйм, илдә сугыш бара. Мин дә моның өчен бик борчылам. Ләкин башка тормыш, башка хисләр дә бар. Кеше бит игътибарын гел бер әйбергә генә юнәлтеп яши алмый. Инде ничә йөклелегемне югалткан кешегә буларак, этебезнең үлемен мин тагын бер баламны югалткан кебек кабул иттем. Бу – минем шәхси фаҗигам. Әйе, кемдер сугышта якыннарын югалта, кемдер авыру балаларын. Моннан да зуррак кайгы булмас кебек тоеладыр. Ләкин минем очрак та йөрәкне катырырга кирәк дигән сүз түгел.

«Мин һәрвакыт баланы сайладым»

Тормышка карата җитди карашыгыз да сизелә. Тормышыгызда авыр вакытлар да булмыйча калмагандыр. Сез бер постыгызда хәтта урам себерүче булып эшләвегез хакында язган идегез.

Миңа бу тормышта бернәрсә дә җиңел бирелмәде. Тыштан караганда әйе, барсы да матур тоелгандыр - кияүдә, машинада йөри, зур йортта яши. Ләкин болар барысы да бер матур картина гына иде. Тормышта миңа барысы да авырлыклар аша гына бирелде. Бары тик кемдер бу турыда сөйли, ә кемдер юк. Мин менә шул әйтми торган категориягә керәм.

Шул ук эстрадага килүемне алсак та. Популярлашуның төрле юллары булуын беләсез инде. Минем өчен һәрвакыт намусымны саклап калу мөһим булды. Мин намуслылык, гаделлек яратам..

Бервакытта да йөз тапкыр шалтыратып, кешенең теңкәсенә тимим. Була бит шундый кешеләр, үз дигәненә ирешмичә туктамый торган. Ә мин кешене аптыратырга яратмыйм.

Бәлки алай яшәү дөрес тә түгелдер. Әлбәттә, яшь тә бара дип уйландыра кайвакыт. Эстрадада да ныгытыбрак эшләргә кирәк, аудиторияне дә арттырасы килә. Хәзер бала да үсеп бетте инде. Минем өчен Раяна кечкенә вакытта аның янәшәсендә булу мөһим булды. Бу баланы озату, каршы алу гына түгел, кызымның мине һәрвакыт үзе янәшәсендә тоюы кирәк иде. Шуңа да мин гастрольләрдән читләштем. Ә бүген популяр артистлар ул - гастрольләргә йөрүче артистлар. Ә минем өчен бала кечкенә чакта гастрольгә чыгу - «табу» булды. Син әни буларак җаваплылык тоярга тиешсең. Тормышта төрле хәлләр була, сүз дә юк. Балаларын ялгыз үстерүче әниләр дә бар. Минем дә андый вакытларым булды. Ләкин мин һәрвакыт баланы сайларга тырыштым.


Матур тормышта яшисез. Кызыгыз Раяна да җитеш тормышта үсә, ниләр белән генә шөгыльләнми. Аны артык иркәләп үстерәбез дип уйламыйсызмы?

Раяна бар әйбер белән дә үзе теләп шөгыльләнә. Архитектура мәктәбендә укый, вокал белән шөгыльләнә, репититорга йөри. Быел бию белән шөгыльләнмим диде. Чөнки мәктәптән соң кайта, дәресләрен әзерләргә җитешми. Моннан ел ярым элек музыка мәктәбен тәмамлады.

Раяна бу шөгыльләренең киләчәктә кирәк булачагын аңлый.. Без үзебез дә аның мөмкинлекләренә карыйбыз. Мәсәлән, әгәр дә вокал буенча аның таланты булмаса, йортеп тә тормас идек. Ләкин ул чыннан да вокал ягыннан көчле. Шуңа да аны әлеге юнәлештә үстерәсе килә. Моны үзенә бу син әлеге профессия буенча эшләсен өчен түгел, ә күзаллавың киң булу шәхес буларак үсүең өчен кирәк дип аңлатабыз. Җәмгыятьтә дә күпкырлы шәхесләр кызык бит. Без үзебез дә шундый кешеләргә тартылабыз. 4-5 тел белгән кеше кызык бит безгә, мәсәлән. Шуңа күрә без Раянаны да төрле яклап үстерергә тырышабыз. Быел ул Англиягә лагерьга барып кайтты. Безнең үзебезнең Англиядә булганыбыз юк әле, ә менә Раяна бара алсын дип тырыштык. Чөнки аның киләчәктә Англиядә уку хыялы бар.

Мин үзем дә бетмәс-төкәнмәс түгәрәкләргә йөрдем, урамга чыгарга вакытым да калмый иде. Хәзер ярый әле шулай булган дип уйлыйм. Чөнки без үскән чор – 90 еллар, группировкалар вакыты. Түгәрәкләргә йөреп, кагылып-сугылып йөрергә вакытым булмаган.

Раяна турында да мин телефонда утырганчы, төрле юнәлешләрдә шөгыльләнсен, дип уйлыйм. Ахырдан «әни, ярый йөрткәнсез» дип, үзе үк рәхмәтле булыр.
Җырчы Ильвина: «Татар эстрадасы белән рус эстрадасы арасындагы аермаларны күрә башладым»



Фото: © Ильвинаның шәхси архивыннан

«Әйе, мин кияүдә түгел»

Сез озак еллар бергә яшәгән якын кешегез турында сөйләгәндә «мин кияүдә түгел» дип әйтәсез. Ул сезнең бу сүзләрегезгә үпкәләмиме?

Без, чыннан да, өйләнешкән пар түгел. Мин бит алдап сөйләмим кияүдә түгел дип. Ул миңа ир булмагач, мин бит инде аны ирем дип әйтә алмыйм. Чынбарлык белән яшибез. Әйе, мин кияүдә түгел. Дөресе шул булгач, алай дип әйтүемә ул үпкәләми.

Сезнең кияүгә чыгасыгыз киләме? Әллә инде бүгенге көндәге тормышыгыздан сез тулысынча кәнәгатьме?

Мин үземнең тормышымнан кәнәгать, сүз дә юк. Әмма һәр хатын-кызның кияүгә чыгып, тулы гаилә булып яшисе килә торгандыр ул. Бүгенге көндә миңа андый тәкъдим булганы юк, көтәбез (көлә). Әлегә ничек бар, шулай яшибез.

Сөйгәнегез белән бу хакта ачыктан-ачык сөйләшкәнегез бармы?

Элегрәк бу теманы күтәргәнем, никах укытырга кирәк инде, болай яшәргә ярамый дип әйткәнем булды. Соңгы вакытта бу турыда сөйләшкәнебез юк. Минем уйлавымча, ир кеше буларак, бу - аның җаваплылык зонасы. Минем дә җаваплылык зонам бар. Менә миңа тәкъдим ясамыйлар. Тик мин моңа үпкәләп утыра алмыйм, чөнки сайлау ирегем бар - аның белән булырга яки булмаска. Мин: «Болай яшисем килми, мин китәм» , - дип тә әйтә, яки элек ничек яшәгән, алга таба да шулай яшәвебезне дәвам итә алам. Мин менә шулай яшәүне сайладым, кабул иттем. Алга таба ничек булыр, белмим. Аның өйләнергә яки өйләнмәскә хакы бар, ә минем аның белән яшәргә яки яшәмәскә. Шул гына.

Аның сезгә кадәр башка гаиләсе бар идеме?

Юк, ул бер тапкыр да өйләнмәгән кеше.

Аның якыннары сезне ничек кабул итте?

Бик әйбәт кабул иттеләр. Безнең үзара гаиләдәге кебек үк мөнәсәбәтләр.

Ирегез бала телиме?

Бу өлкәдә азрак проблемаларыбыз булуы турында сөйләгәнем булды инде. Әлбәттә, безнең әти-әни булу теләгебез бар. Аллаһы боерса, балалар алып кайтырбыз дип өметләнәбез. Моңа кадәр сабыйларымны югалта тордым, кызганычка. Аллаһ боерса, бәби табып, тагын бер кат әни булу этабына да барып җитәрмен дип дип уйлыйм. Икебез дә зур гаилә, балалар турында хыялланабыз. Инде яшь тә бара. Мин Раянаны 21 яшьтә таптым, ул вакытта бу ничектер уен кебек кенә тоела иде. Ә хәзер инде аңлы рәвештә бу теләк – әни буласы килү теләге.


Рәхмәт, Ильвина, барлык теләкләрегез чынга ашсын!


Җырчы Ильвина: «Татар эстрадасы белән рус эстрадасы арасындагы аермаларны күрә башладым»

Поделиться с другом

Комментарии 0/0