«ДәртФест 2024» заманча татар мәдәнияте фестивале республика кунакларын кабул итә


«ДәртФест 2024» заманча татар мәдәнияте фестивале республика кунакларын кабул итә


Казан Кирмәнендә икенче тапкыр «ДәртФест 2024» заманча татар мәдәнияте фестивале башланды. Ул шәһәрчеләр яратып өлгергән TatCultFest традицияләрен дәвам итә.

«Фестивальдә быел беренче тапкыр «Гаилә мәйданы» булдырылды. Кызыклы осталарны, һөнәрчеләрне таптык, беренче тапкыр катнашкан дизайнерларны да чакырдык.Новости СМИ2 Музыка уен кораллары, бию, җыр буенча интерактив остаханәләр дә эшли. Быел тагын да күләмлерәк, кызыклырак мода күрсәтү чарасы була. Милли дизайнерлар бу юлы модельләрне чакырмады, теләк белдергән кешеләргә кастинг оештырып, сайлап алдылар. Алар үзләрен модель кебек хис итә алачак», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә фестивальне оештыручыларның берсе, стилист Гүзәлия Гыйльметдинова.


«ДәртФест 2024» заманча татар мәдәнияте фестивале республика кунакларын кабул итә


Музыкант, мультиинструменталист Рәсим Фасыйхов милли музыка уен кораллары, җыр һәм бию остаханәсен үткәрә. «Татар уен кораллары дигәч, күп кеше ике рәтле гармун, тальян гармунны күз алдына китерә. Ләкин мин бирегә болардан тыш, баян, кырлы бәләк, татар кураен да алып килдем. Әлеге музыка уен кораллары турында сөйләячәкмен, уйнап күрсәтәчәкмен, татар бию хәрәкәтләрен дә тәкъдим итәчәкмен. Бу турыда тәфсилләп сөйли алам, чөнки Татарстан Фольклор дәүләт ансамблендә эшләп, тәҗрибә җыйдым», - диде ул.




«ДәртФест 2024» заманча татар мәдәнияте фестивале республика кунакларын кабул итә


Ярминкәдә катнашучыларның берсе дизайнер Наталья Ямшикова татар милли бизәкле сумкалар тәкъдим итә. «Алты еллап шөгыльләнәм. Баштан гади рәсемнәр, әйтик, чәчәк рәсемле чигүләр кулланып сумкалар тектем. Аннан соң, нишләп әле татар милли бизәкләрен дә төшереп, сумкалар ясамаска, дигән сорау туды. Шулай итеп, һәр сумканы үзем тегәм, һәр милли бизәкне үзем уйлап чыгарам. Заказлар күп, ихтыяҗ бар. Сумкаларны тегәргә ике атналап вакыт китә», - диде ул.

Республика көнендә фестиваль кунакларын ике сәхнәдә җанлы татар музыкасы, мода күрсәтү, балалар һәм гаилә мәйданчыклары, Татарстан брендлары дизайн-маркеты, шулай ук, «Акыл фабрикасы» лекторие эшли башлады.


«ДәртФест 2024» заманча татар мәдәнияте фестивале республика кунакларын кабул итә


«Фестиваль кунаклар өчен 12.00 сәгатьтә дизайн-маркет белән башланды, анда Татарстан дизайнерлары һәм һөнәрчеләре продукциясе сатыла. Шулай ук, көндез гаиләләр һәм нәни кунаклар өчен интерактив балалар зонасы һәм гаилә мәйданчыгы эшли.


Гавами урыннар ишегалдында Зур сәхнә урнашкан. Биредә Юрий Федоров җитәкчелегендәге Yummy Music Band һәм солистлар Азат Баязитов, Илгиз Шәйхразиев, Эльвира Мифтахова, Juna инди-фолк төркеме һәм Azat Gilmetdin чыгыш ясаячак.


«ДәртФест 2024» заманча татар мәдәнияте фестивале республика кунакларын кабул итә


Зур сәхнә программасында — локаль инди-музыкантлар башкаруындагы Зуля Камалова иҗатына трибьют көтелә.

Туп сарае ишегалдында урнашкан Кече сәхнәдә яшь татар артистлары чыгышы көтелә: Алма, lunami, Garipov, Al Su, Айрат Хәйруллин, АлияНур, Elina, qaynar. Сәхнә хедлайнеры — TATARKA. Популяр җырчыны Казан белән күптән иҗади хезмәттәшлек бәйли.


«ДәртФест 2024» заманча татар мәдәнияте фестивале республика кунакларын кабул итә


Узган ел традицияләрен дәвам итеп, шулай ук Туп сарае ишегалдында милли компонент белән эшләүче Татарстан дизайнерлары катнашындагы Мода күрсәтү узачак. Мода күрсәтүнең махсус музыкаль кунаклары — битмейкер Malsi Music, Эльвира Мифтахова, Илгиз Шәйхразиев һәм K-Ru.


Быел фестиваль программасы киңәя һәм беренче тапкыр үз эченә «Акыл фабрикасы» лекцияләр сериясен ала. Лекторий Бөтендөнья татар яшьләре форумы командасы белән берлектә эшләнә.


«ДәртФест 2024» заманча татар мәдәнияте фестивале республика кунакларын кабул итә

Поделиться с другом

Комментарии 0/0