Тешләр сәламәт булсын өчен нинди витаминнар кирәк?


Тешләр сәламәт булсын өчен нинди витаминнар кирәк?


Табиб-терапевт Валерия Алексеева сүзләренчә, тешләр сәламәт булсын өчен, «Д» витамины мөһим роль башкара. Ул тешләр һәм сөякләргә мөһим булган кальций үзләштерелү өчен кирәк. Бу турыда «Татарстан 24» каналы яза.

«Д» витамины канда кальций микъдарын көйли, аның тукымаларга барып җитүен тәэмин итә.

«А» витамины шулай ук әһәмиятле.Новости СМИ2 Ул тешләрнең эмале өчен «төзелеш материалы» булып тора һәм инфекцияләрдән саклый. Аерым алганда, «А» витамины авыз куышлыгындагы кислотаны нейтральләштерә торган төкерек ясалуны стимуллаштыра, шулай итеп, бактерияләр үрчүне тоткарлый.

Табиб «С» витаминының да әһәмиятле булуын искәртә. Ул көчле антиоксидант булып тора, тешләрнең эмален ирекле радикаллар бозуын булдырмый.

Тешләр өчен мөһим булган матдәләр алмашына «В» төркеме витаминнары да кирәк. «В9» витамины (фолий кислотасы) күзәнәкләр бүленешендә катнаша, бу – тукымалар регенерациясе өчен кирәк. «В12» витамины кызыл кан күзәнәкләре ясалуны стимуллаштыра, алар тукымаларга, шул исәптән тешләргә дә, кислород китерә, диелә хәбәрдә.


Тешләр сәламәт булсын өчен нинди витаминнар кирәк?



Поделиться с другом

Комментарии 0/0


...
...

Зарабатывай от 1500 руб в день! В любое время и месте!

Зарабатывай от 1500 руб в день! В любое время и месте!

Начать зарабатывать

...