Чистайда уйлап табылган плащ-палаткалар хәзер Россиянең күп шәһәрләрендә тегелә


Чистайда уйлап табылган плащ-палаткалар хәзер Россиянең күп шәһәрләрендә тегелә


«Чистай — фронтка» хәрәкәтендә катнашучылар хәрбиләр өчен 41 төрле әйбер ясый. Аларның һәрберсе безнең егетләргә мөмкин кадәр уңайлы булсын өчен уйланып эшләнгән. Бу хакта волонтерлык хәрәкәте лидеры Чулпан Сөләйманова җентекләп сөйли, дип яза «Чистай-информ».

- Бүгенге көндә 41 төрле әйбер җитештерәбез.Новости СМИ2 Әлбәттә, мондый кечкенә бинада боларның барысын да эшләп булмый. Шуңа күрә кемдер килә, монда булыша, ә кемдер кирәкле материалларны, эшләнмәләрне алып китеп, алар белән өйдә шөгыльләнә. Мисал өчен, «леший костюмы»н тегүдә башыннан ахырына кадәр, аны кисүдән башлап костюм өчен тасмалар әзерләүгә кадәр, ә аларны кисәргә, дөрес тегәргә кирәк, җиде-сигез кеше катнаша. Бу тасмалар өчен капчыклык тукымадан кисемтә кирәк, аны кешеләр өйдә кул белән сүтәләр, юалар һәм бирегә алып киләләр. Менә бу әйберләрдән разведка һәм снайперлар өчен бик матур костюмнар тегелә.

Аннары — яраларны төзәтүче мазьлар. Алар өйдә генә эшләнә, чөнки технология буенча җиде-сигез сәгать плитә янында басып торырга һәм аларны пар өстендә әзерләргә кирәк. Биредә моны эшләү мөмкин түгел.

Коры ашлар өчен яшелчәләрне пешерәләр, суыталар, угыч аша үткәрәләр, аннары аларны я өйдә киптерәләр, я монда китерәләр: бездә дә дегидраторлар бар.

Бездә әйберләр тегү өчен машиналар җитми һәм безнең хатын-кызлар өйләрендәге үз тегү машиналарын куллана. Тукымаларны кисү я биредә, я өйдә эшләнә, яисә хатын-кызлар киләләр, киселгән тукымаларны алып китәләр, әзер эшләнмәләрне тегеп китерәләр. Гомумән, күпчелек хатын-кызлар, нигездә, өйдә эшли. Монда эшләнә торган берничә эшләнмә бар, алар — челтәр үрү, коры душ ясау һәм коры ашлар җыю. Логис­тика өчен бездә автоволонтерлар бригадасы бар. Бездә кисүче, тегүче, өйдә сохарилар әзерләүче хатын-кызлар, окоп шәмнәре ясау белән шөгыльләнүче бригада һәм бу шәмнәр өчен күркәләр китереп торучы кешеләр дә бар, чөнки безнең шәмнәр гадәти түгел, алар чыршы һәм нарат күркәләреннән ясала, алар артык төтенләми һәм дошманга күренми, хәрбиләргә дә төтен суларга туры килми.



Без уйлап тапкан плащ-палаткаларны хәзер Россиянең күп кенә шәһәрләрендә дә тегәләр. Без аларны үзебезнең хәрбиләргә китерәбез, алар башкалар белән дә бүлешә. Теге егетләр «менә татарлар китерделәр» дип сөйлиләр икән. Башка волонтерлар да безнең белән элемтәгә чыгалар, бездән сорыйлар. Хәзер барлык армия буйлап шундый плащлар кулланыла.


Чистайда уйлап табылган плащ-палаткалар хәзер Россиянең күп шәһәрләрендә тегелә

Поделиться с другом

Комментарии 0/0


...
...

Рекомендуй MAGOMA.RU и забери новенький Mercedes

Рекомендуй MAGOMA.RU и забери новенький Mercedes

Подробнее

...