Татар сәнгатенә «кеше түгел» җырчы килде. Виртуаль «Йөзсез Voices» эстрадага җыенамы?
«Болгар радиосы»нда «Сизәсеңме» дигән җырның премьерасы булды. Игътибарым җырга түгел, җырчысына төште. Ул җырчы дөньяда үзе юк икән, җырны ясалма фәһем кулланып ясалган тавыш башкара. Татар сәнгатенә яңа күренеш булып килеп кергән проект авторларын эзләп таптым.
Тавышы ясалма фәһем кулланып ясалган «кеше түгел» җырчының «Сизәсеңме» җырын 25 октябрь көнне «Болгар радиосы»нда ишетеп алдым.Новости СМИ2 Җырны башкаручыны «Иртәнге чәй» тапшыруы алып баручылары «Йөзсез Voices» төркеме дип игълан итте.
«Йөзсез Voices», ягъни «Йөзсез һәм тавышсыз» җырчы проектын Яшел Үзән егете Илназ Закиров (25 яшь), Свердлов өлкәсеннән Дмитрий Бабаев (27 яшь) һәм 2 виртуаль «кеше» эшли икән. Командада егетләр булса да, җырлар хатын-кыз тавышы белән яздырыла. Егетләр белән татар сәнгатенә килеп кергән яңа күренеш һәм проектның эстрадага җыену-җыенмавы турында сөйләшеп алдык.
Җырлар чыгару идеясе кемнеке иде? Сез моның белән күптән шөгыльләнәсезме?
Илназ: Әлеге идеяне Дима тәкъдим итте. Тик, яшермим, мондый уй үземдә дә күптән бар иде. Дима да теләктәшлек белдергәч, барысын да уйлап җепнең очына чыктык һәм 7 июньдә җырлар яздыра башладык. Дөресен генә әйткәндә, әгәр Дима әлеге идеяне үстерергә тәкъдим итмәгән булса, язылган шигырьләрем шкафта тузанланып яткан булыр иде.
Алайса, сез күптәнге танышлар булып чыгасыз?
Илназ: Әйе, без бер университетта укыдык, тулай торакта бер түбә астында яшәдек. Мин тумышым белән Яшел Үзән районыннан, ә Дима – Свердловск өлкәсеннән.
Сез белемегез буенча айтишниклардыр инде алайса?
Илназ: Юк, без – экологлар. Минем өчен шигырьләр һәм җырлар язу – ул бары тик мине «коткаручы» хобби гына, мин ансыз яши дә алмыйм.
Дима: Мин дә үз һөнәрем буенча эшлим, компьютерлар һәм информацион технологияләр – минем өчен бары тик хобби гына.
Әлеге «Йөзсез Voices» проектында ничә кеше катнаша?
Илназ: Бүгенге көндә безнең төркемдә 4 катнашучы, икесе – виртуаль «кеше».
Әлеге виртуаль катнашучылар турында сөйләп китегезче.
Дима: Әлегә без виртуаль катнашучыларның образларын эшлибез. Катнашучыларны текст рәвешендә тасвирлау белән генә чикләнергә җыенмыйбыз, аларны визуализацияләргә дә исәп бар. Әлеге персонажларның образларын булдырганда, без татар халык авыз иҗаты персонажларының һәм үзебезнең кайбер сыйфатларны кулланачакбыз. Образларда татар колориты чагылачак, һәркем аларда үзенә якын һәм кадерле билгеләрне таба алачак.
«Йөзсез Voices» җырлары «Йөзсез Voices» төркеменең «Сизәсеңме» җыры.
«Безнең альбом – ул заманча музыка стиле белән йөрәкләргә үтеп керерлек шигырьләрнең гармоник берлеге»
Барлыгы ничә җыр чыгардыгыз?
Илназ: Октябрь башында чыгарган беренче «Мәхәббәт, сагыш һәм сугыш» альбомында 12 җыр бар. Хәзерге вакытта икенче альбомны эшлибез, якын арада чыгарырга уйлыйбыз.
Ни өчен альбомыгызны шулай атадыгыз?
Илназ: Безнең альбом – ул заманча музыка стиле белән йөрәкләргә үтеп керерлек шигырьләрнең гармоник берлеге. Җырларыбызда һәркемгә таныш мәхәббәт, тирән хисләр, аерылу газабы, туган йортны сагыну һәм батырлык турындагы темалар яктыртыла.
Рус җырларын чыгарырга исәп бармы?
Дима: Әйе, икенче альбомыбызда татар җырлары белән бергә рус җырларын да чыгарырга уйлыйбыз.
Сезнең җырларны нинди музыкаль мәйданнарда тыңлап була?
Дима: Җырларны «тарату» белән шөгыльләнүче сервис 150дән артык музыкаль мәйдан күрсәтә. Тик безнең өчен «Яндекс Музыка», «ВКонтакте», «Одноклассники», «Звук (сбер)», «Apple Music», «MTC musik» кебек мәйданнар беренче урында тора.
Җырларның тексты һәм көй авторлары кем? Яисә ясалма фәһем барысын да үзе ясыймы?
Илназ: Кызганычка, әлегә технологияләр шигырьләр язу дәрәҗәсенә үк барып җитмәде. Текстларны һәм музыкаларны үзебез язабыз. Гадәттә текстны – мин, ә музыканы Дима белән бергә иҗат итәбез, шуңа өстәп, ясалма фәһем дә кулланабыз.
Җырлаучының тавышын нульдән үзегез булдырасыз, димәк?
Дима: Җырның эчтәлегеннән һәм кәефеннән чыгып, без тавышны көйлибез һәм туры килә торган тавыш коралларын сайлыйбыз: тавышның тизлеген, тональностен һәм яңгырау үзенчәлекләрен сайлагач, тавыш коралларын кушабыз. Аларны үзара тавышның катылыгы, темплары һәм акцентлары буенча туры китерү вакытны күп таләп итә, беренче тапкырдан ук килеп чыкмаска да мөмкин. Җыр турында ниндидер күзаллаулар барлыкка килгәч, без булачак җырны нейросеть ярдәмендә кисәкләп җыябыз.
Бер җыр өстендә күпме вакыт эшлисез?
Дима: Барысы да җырдан тора. «Хыял» җырын без 1 ай эшләдек, чөнки җырның кәефенә туры килү авыррак булды. Уртача әйткәндә, җырның идеясен уйлаудан башлап аны чыгару өчен 10 көн вакыт китә.
Үзегезнең студиягез бармы?
Илназ: Әлегә студиябез юк.
Бу проектыгыз белән сәхнәгә чыгарга уйлыйсызмы?
Илназ: Сәхнәгә чыгу икеле, тик шушы 1 елда чыкмабыз дип төгәл әйтә алам. Безнең идеябез – ул «Gorillaz»га охшаш төркем булдыру. Бәлки, «Ютуб»та безнең цифрлы копияләр катнашында клиплар булыр.
«Салкын яңгыр» җыры
«Бу – безнең үзебез өчен дә яңалык»
Бу проектыгыз сезгә нинди дә булса керем китерәме?
Илназ: Моның турында әйтергә иртәрәк әле, чөнки альбомыбыз күптән түгел генә чыкты. Бу – безнең үзебез өчен дә яңалык. Без бары тик үзебезгә ошаган әйбер белән шөгыльләнәбез. Бу – безнең хобби.
Үзегезгә ошаган әйбер белән шөгыльләнү – иң мөһиме! Проектыгызны ничек танытачаксыз?
Дима: Ел ахырына кадәр үзебез турында «ВКонтакте» социаль челтәрендә сөйләргә исәп. Шулай ук медиа һәм иҗат турында сөйләүче республика дәрәҗәсендәге төркемнәрдә таныласыбыз килә. Музыкаль мәйданнар да яңа артистларга танылу мөмкинлеге бирәләр, моның өчен «редакционный плейлист»ка эләгү кирәк. Безнең максатыбыз «татарча җырлар» җыелмасына керү. Моның өчен музыкаль мәйданда күп тыңлаучылар һәм язылучылар җыярга кирәк. Шуңа өстәп, дуслар һәм туганнар буенча «сарафанлы» радио. Минем Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында танышларым бар. Аларның кайсыдыр әле үк продюсер булган дип уйламыйм, тик аларның «элемтәләре» безне танытырга ярдәм итәр дип уйлыйм.
Илназ: Шунысын да әйтеп үтәсебез килә. Киң җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр җырыбызны тәкъдим итүебез «Болгар» радиосында булды, аларга ярдәмнәре өчен чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез!
Шәп! Егетләр, мин сезгә иҗатыгызда зур уңышлар телим!